Татарстан тарихи яктан күп халыклар вәкилләре өчен уртак йорт булып тора. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика Иминлек Советы һәм Милләтара һәм конфессиональара мөнәсәбәтләр советының уртак утырышында хәбәр итте.
Чара Казан Кремлендә узды. Утырышта ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары, предприятиеләр җитәкчеләре һәм дини конфессияләр вәкилләре катнашты.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, соңгы дистә елларда Татарстанның күп милләтле гаиләсенең зур шәһәрләрдә дә, күп кенә авыл җирлекләрендә дә даими артуы күзәтелә. "Бу хезмәт мигрантлары, Россия гражданлыгын алучы чит ил кешеләре, шулай ук чит ил студентлары саны арту хисабына да шулай", - диде ТР Рәисе.
Ул Россиянең аерым төбәкләрендә чит ил эшчеләренең гаять зур агымына бәйле рәвештә кискен хәлләр килеп чыгуына игътибар итте. "Республикада да шундый фактлар бар", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Рәисе республикада җәмәгать тәртибен һәм җәмәгать иминлеген саклау максатларында миграция өлкәсендәге вәзгыятьне контрольдә тоту мөһим, дип тә өстәде.
Бүгенге көндә Татарстанда 35,7 мең мигрант хезмәт эшчәнлеге алып бара, бу - эш белән тәэмин ителгәннәрнең гомуми санының 1,7 проценты. Эшкә урнашуның төп тармаклары - төзелеш, сәүдә, гомуми туклану, транспорт өлкәсе һәм эшкәртү производствосы.
Чит ил гражданнарын җәлеп итү тәҗрибәсе республиканың кайбер сәнәгать предприятиеләрендә тупланган. Мәсәлән, «Алабуга» МИЗ 2022 елда «Алабуга старт» проектын эшләде һәм башлап җибәрде. Программа рәсми эшкә урнашуны, Россиягә бушлай очып килүне, хостелда ташламалы яшәүне, шулай ук медицина иминияте һәм хезмәт визасын яки патентын рәсмиләштерүне күздә тота. Сайлап алу процессында проектта катнашучылар рус телен, Россия тарихын өйрәнәләр, һөнәри күнекмәләр алалар.
Мисал итеп «КАМАЗ»да чит ил гражданнары белән эшләүне алыйк. Октябрь ахырына биредә 969 Үзбәкстан гражданы эшкә урнаштырылган. Компания үзбәк ягы белән хөкүмәт дәрәҗәсендә системалы эш корган. Махсус бүлек булдырыла, чит ил гражданнарын социальләштерүгә һәм җиңел адаптацияләүгә юнәлдерелгән чаралар комплексы булган программа эшләнә.
Республиканың барлык дәрәҗәдәге мәгариф учреждениеләрендә 26 меңгә якын чит ил кешесе белем ала: 22 мең 658 кеше - югары уку йортларында, 287 кеше - һөнәри белем бирү оешмаларында, 2 мең 834 кеше - гомуми белем бирү оешмаларында һәм 261 кеше мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә белем ала. 2017 елдан республикада чит ил студентларын адаптацияләү һәм социальләштерү буенча чаралар планы гамәлдә.
2020 елгы халык санын алу буенча Татарстанда 175 милләт вәкилләре яши. Чит ил гражданнарының нәтиҗәле социомәдәни адаптациясен һәм интеграциясен тәэмин итүдә Татарстан халыклары ассамблеясы мөһим роль уйный. Бүген аның филиаллары һәм вәкиллекләре ТРның 33 шәһәрендә һәм районында эшли, Ассамблеяның ресурс үзәкләре 13 шәһәрдә һәм районда ачылган. Шулай ук 260 җирле һәм төбәк милли-мәдәни иҗтимагый оешмалары, 13 Халыклар дуслыгы йорты, 109 милли-мәдәни үзәк эшли.
«Татарстан – Яңа юл» проекты мигрантлар белән хезмәттәшлек итүнең яңа коммуникацион каналларын булдыруга юнәлдерелгән. Проектның асылы төрле телләрдә актуаль контент булган социаль челтәрләрдә актив булу. Мигрантлар өчен мөмкин булган вакансияләр, этномәдәни чаралар турында файдалы мәгълүмат продуктлары булдыру, миграция законнарын аңлату, уку йортларына керү турында мәгълүмат булдыру планлаштырыла.
Шулай ук утырыштагылар Татарстан территориясендә булган чит ил гражданнары катнашындагы инцидентларны карадылар һәм хокук бозуларны профилактикалау чаралары турында фикер алыштылар.