Рөстәм Миңнеханов: Татарстан Республикасында этномәдәни хәрәкәткә зур игътибар бирелә

03.11.2023

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов "Безнең йорт - Татарстан" республика этномәдәни фестиваленең Халыклар бердәмлеге көненә багышланган гала-концертында булды. Чара «Казан Экспо»да узды.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүгенге бәйрәм - зур Ватаныбыз халыкларының бердәмлеген раслау, уртак казанышлар һәм җиңүләр символы: «Без бергәләп эшләгәндә генә, дуслыкта һәм татулыкта яшәгәндә генә көчле. Безнең бердәмлек аеруча мөһим, чөнки илгә моңарчы күрелмәгән басым ясала, Россия дошманнары җәмгыятькә бүлгәләнүләр кертергә, кешеләрне милли һәм конфессия билгеләре буенча капма-каршыкуярга тырыша.

Ил суверенитетын яклауның, аның алга таба иҗади үсешенең аерылгысыз шарты, Татарстан Рәисе сүзләренчә, төрле милләт һәм конфессия вәкилләре арасында тынычлык һәм татулыкны саклау булып тора. "Бу максаттан республикада төрле дәүләт программалары гамәлгә ашырыла. Этномәдәни хәрәкәткә ярдәм итүгә, рухилыкны торгызуга зур игътибар бирелә. Татарстанда яшәүче халыкларның телләре, мәдәниятләре һәм традицияләре үсеше өчен шартлар тудырыла. Республикада игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында зур эш алып барыла», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул билгеләп үткәнчә, бүген республикада 13 Халыклар дуслыгы йорты һәм  үзәге, 100гә якын милли-мәдәни үзәк эшли. Дәүләт хакимияте органнары һәм милли-мәдәни оешмаларның үзара эшчәнлегендә Татарстан халыклары ассамблеясы, Бөтендөнья татар конгрессы, Рус милли-мәдәни берләшмәсе, ТР Мөселманнары диния нәзарәте, Рус Православие чиркәве митрополиясе мөһим роль уйный.

"Безнең йорт – Татарстан" этномәдәни фестивале соңгы елларда бөтен республиканы колачлады. Символик рәвештә ул Халыклар бердәмлеге көне алдыннан уза. Бүген сезнең алда Татарстанның иң яхшы халык коллективлары чыгыш ясый. Чарада катнашучыларның барысына да энтузиазм, туган мәдәнияткә мәхәббәт һәм аны популярлаштыруга керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерәсем килә», - дип өстәде ТР Рәисе .

Аннары Рөстәм Миңнеханов республика халыкларының этномәдәни үсешенә зур өлеш керткәне өчен Татарстанның берничә дәүләт бүләген тапшырды. Шулай ук Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре арасында «Татарстан Республикасының мәдәни башкаласы» республика конкурсында җиңүчеләр дипломнар алды. Гран-прига Арча районы ия булды.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.