Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды коллективына яңа җитәкче тәкъдим итте. Чара Казанның «Идея» технопаркында узды.
Айнур Айделдинов 2007 елдан бирле биләгән ТР ИВФ директоры вазыйфасыннан китте. Бу елларда Фонд технология компанияләренә, инновацион проектларга, яшьләр эшкуарлыгына ярдәм итү программаларын уңышлы тормышка ашырды. Идея-1000 программасы конкурсларында 365 проект җиңүче булды. Алар 300 млн сумнан артык салым түләп, 10 млрд сумнан артык гомуми керем биргәннәр. Портфель компанияләре тарафыннан 800гә якын эш урыны булдырылган.
Шулай ук Айнур Айделдинов эшчәнлеге чорында 52 проектка 7,3 млрд сум инвестицияләнгән. Финанс ярдәме компанияләргә 10,2 мең эш урыны булдырырга, 218,7 млрд сум керем алырга, бюджетка өстәмә рәвештә 13,3 млрд сум салым түләргә мөмкинлек биргән.
Алексей Песошин Айнур Айделдиновка республиканың социаль-икътисадый үсешенә керткән зур өлеше өчен рәхмәт белдерде. "Сезнең ярдәм белән Фонд илдә генә түгел, ә аннан читтә дә таныла башлады. Бүген Татарстанның Инвестиция-венчур фонды – республика бренды, - дип ассызыклады ТР Премьер-министры. - Сезнең оста җитәкчелегегез вакытында Фонд коллективы республиканың инновацион үсешенә зур өлеш кертте, икътисадның реаль секторында үз кулланышын тапкан күп санлы перспективалы проектларга ярдәм итте».
Күзәтүчеләр советы карары белән Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды директоры вазыйфасына элек «Ак Барс» Банк" ГАҖнең стратегия, инновацияләр һәм маркетинг департаментының инновацияләр буенча директоры вазыйфасын биләгән Дамир Галиев билгеләнде.
Алексей Песошин ассызыклаганча, яңа җитәкченең тәҗрибәсе һәм белемнәре Фондның алга таба уңышлы һәм максатчан эшенә ярдәм итәргә тиеш. Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы бүген дәүләт сәясәтенең өстенлекле юнәлешләренең берсе - технологик бәйсезлекне һәм көндәшлеккә сәләтлелекне тәэмин итү, дип ассызыклады.
"Татарстан Республикасы Рәисе 2024 елны Фәнни-технологик үсеш елы дип игълан итте. Муниципаль сәнәгать паркларын үстерү, республика сәнәгать предприятиеләренә, шул исәптән Сәнәгатьне үстерү фонды кысаларында ярдәм итү, шулай ук кече һәм урта бизнеска ярдәм итү кебек юнәлешләр игътибарны таләп итә. Бурычлар һәм сораулар күп. Бергәләп оештырылган эш кенә перспективалы проектларны һәм программаларны тормышка ашырырга мөмкинлек бирәчәк, шулай ук Фонд үсешенә яңа этәргеч бирәчәк», - дип өстәде Алексей Песошин.