Рөстәм Миңнеханов участок хезмәткәрләренә яңа хезмәт автомобильләре ачкычларын тапшырды

10.11.2023

Бүген Казанда Татарстан участок полициясе хезмәткәрләренә яңа хезмәт автомобильләре тапшырылды. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин катнашты.

Рөстәм Миңнеханов полиция хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Ул ассызыклаганча, участок вәкаләтле хезмәткәрләре эчке эшләр органнары системасында мөһим звено булып тора һәм җәмәгать иминлеген тәэмин итүдә төп роль уйный.

"Республика җитәкчелеге, үз чиратында, сезнең матди-техник база һәм инфраструктура иң заманча таләпләргә туры килсен өчен барысын да эшли. Бүген без оператив-хезмәт эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирүче яңа автомобильләр тапшырабыз», - дип билгеләп үтте Татарстан Рәисе.

Артем Хохорин Рөстәм Миңнехановка Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы бүлекчәләренең матди-техник дәрәҗәсен һәм җиһазлануын арттыруга даими ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде.

Участок хезмәткәрләренә барлыгы 29 берәмлек ВАЗ-21214 «Нива» ачкычлары тапшырылды. Артем Хохрин хәбәр иткәнчә, бу эш киләсе елда да дәвам ителәчәк. 2024 елда Татарстан участок хезмәткәрләренә тагын 28 хезмәт автомобиле тапшыру планлаштырыла.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.