Рөстәм Миңнеханов «Вершина жизни капитана Тарпищева» докфильмының премьерасында булды

09.11.2023

Бүген Казанда «Вершина жизни капитана Тарпищева» документаль фильмының премьерасы булды. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин катнашты.

Фильм Россия Теннис федерациясе президенты Шамил Тарпищев биографиясенә нигезләнгән һәм 2002 елда Россиянең «Дэвис Кубогы» теннис турнирында җиңүенең 20 еллыгына багышланган.

"Монда сезнең белән булу зур хөрмәт. Татарстан җитәкчелегенә зур рәхмәт. Сезнең тырышлыгыгыз ярдәмендә республика бөтен спорт хәрәкәтендә, шул исәптән теннис өлкәсендә дә чәчәк ата", - диде Шамил Тарпищев сәламләү сүзендә.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Шамил Тарпищев илдә теннисны популярлаштыруга һәм үстерүгә зур өлеш керткән. "Без Сезнең уңышларыгыз белән горурландык, горурланабыз һәм  горурланачакбыз. Безнең дуслыгыбыз Татарстан белән Казанны күп яктан үзгәртте. Сүз теннис турында гына түгел, ә 2013 елгы Универсиадага баруыбыз, Теннис академиясен үстерүебез турында да бара»,-дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Кино әсәре Россия Мәдәният министрлыгы һәм Россия Теннис федерациясе ярдәме белән төшерелгән. Фильмда Евгений Кафельников, Марат Сафин, Михаил Южный һәм башка танылган спортчылар катнаша.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.