Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербургның Бөек Петр политехника университеты ректоры Андрей Рудскийга А.Н. Туполев исемендәге халыкара премия тапшырды. Тантана Казан Кремлендә узды.
А.Н. Туполев исемендәге халыкара премия Татарстан Республикасы Рәисе Указы белән 2014 елда гамәлгә куелган иде. Бүләк инженерлык фәннәре өлкәсендәге күренекле хезмәтләре, ачышлары һәм уйлап табулары өчен бирелә.
Андрей Рудской металл-углерод композицион материалларын, аддитив һәм гибрид технологияләр өчен интерметаллид һәм композицион порошок материалларын үз эченә алган конструкция материалларының киң классын эшләү һәм тикшерү өлкәсендәге эш циклы өчен премиягә лаек була.