Татарстан Рәисе Кытайның Цзилинь провинциясенә эш сәфәренә килде

11.04.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кытайга - Цзилинь провинциясенең Чанчунь шәһәренә эш сәфәренә килде.

Визит программасында: җирле предприятиеләргә бару, «Цзилинь-Татарстан» түгәрәк өстәлендә катнашу, шулай ук провинция җитәкчелеге белән очрашу.

Цзилинь (шулай ук Гирин дип атала) Кытайның төньяк-көнчыгышындагы провинция. Халкы 24 млн кеше. Зур сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы төбәге. Провинциядә машина төзелеше секторы (автомобильләр, тимер юл-транспорт, авыл хуҗалыгы техникасы, станоклар, электр приборлары һ.б. җитештерү), нефть һәм химия тармагы (синтетик аммиак, этилен, күкерт кислотасы), фармацевтика җитештерүе, тукыма һәм азык-төлек сәнәгате, электр энергетикасы үсеш алган.

Игенчелек - шулай ук провинция өчен мөһим тармак. Җирле аграрийлар кукуруз, су сибеп үстерелүче дөге, бодай, соя, көнбагыш, шикәр чөгендере, тәмәке, яшелчә, җиләк-җимеш, гөмбә һәм башка культуралар үстерәләр.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.