Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Эшкуарлар хокукларын яклау буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил Борис Титов белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды.
Эшкуарлык инициативаларына ярдәм итү чараларын камилләштерү, гомумән, эшкуарлык өлкәсен үстерү мәсьәләләре федераль һәм төбәк дәрәҗәсендә тикшерелде.
Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил-Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе Фәрит Габделганиев һәм башкалар катнашты.