Рөстәм Миңнеханов ВТБ банкы президенты - идарә рәисе Андрей Костин белән очрашты

08.04.2024

Бүген Татарстан Республикасы  Рәисе Рөстәм Миңнеханов ВТБ банкы президенты - идарә рәисе Андрей Костин белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды. Татарстанның ВТБ белән төрле юнәлешләр буенча алга таба үзара файдалы хезмәттәшлеге мәсьәләләре тикшерелде.

Рөстәм Миңнеханов очрашу барышында ВТБ җитәкчелегенә һәм шәхсән Андрей Костинга уртак эш өчен рәхмәт белдерде.

"Без киләчәк перспективалы планнарыбыз турында фикер алышу өчен очрашабыз. Бүген республикада 9 шәһәрдә 34 офис эшли. Юридик затларның кредит портфеле 241 млрд сум тәшкил итә», - диде Рөстәм Миңнеханов. Гамәлгә ашырыла торган проектлар мөһим. Һәм, әлбәттә, бу сезнең зур казанышыгыз, алар барысы да эшли, дип билгеләп үтте ул, Андрей Костинга мөрәҗәгать итеп.

Үз чиратында, ВТБ банкы президенты - идарә рәисе Андрей Костин ассызыклаганча, "ВТБ һәм Татарстан хезмәттәшлеге күп очракта сезнең эшегез һәм монда тудырылган шартлар нәтиҗәсендә уңышлы бара".

"Бүген ВТБ - республика бизнесының төп партнеры, без юридик затларга кредит бирү күләме буенча лидер. Татарстан үсешенең тәэсирле динамикасын күрәбез, республикага ярдәм итү өчен барлык мөмкинлекләрне икътисадның төп өлкәләрендә – торак төзелешендә, транспорт инфраструктурасында, сәнәгатьне үстерүдә һәм индустриаль куәтләрне яңартуда кулланачакбыз», - диде Андрей Костин.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының берничә дәүләт бүләген тапшырды. Мәсәлән, республиканың социаль-икътисадый потенциалын ныгытуга керткән зур өлеше өчен «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены белән ВТБ банкы президенты - идарә рәисе Андрей Костин бүләкләнде.

Банк системасын камилләштергән һәм аерым өлеш керткән өчен, күпьеллык нәтиҗәле эше өчен «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән «ВТБ банкының Татарстандагы операцион офисы идарәчесе – вице-президент Мәрьям Дәүләтшина бүләкләнде.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.