Рөстәм Миңнеханов бильярд спорты буенча халыкара турнир, ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында Татарстан Республикасы Рәисе Кубогы (Дөнья Кубогы) ачылышында катнашты

23.04.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов бильярд спорты буенча халыкара турнирны, ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында бильярд спорты буенча Татарстан Республикасы Рәисе Кубогын (дөнья кубогы) ачу тантанасында катнашты.

Ачылу Казанда Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-парк мәйданчыгында узды (Спартак урамы, 2).

Исегезгә төшерәбез, турнирның сайлап алу этаплары 23-27 апрельдә планлаштырылган. Финал очрашулары 28 апрельдә 13:00 сәгатьтә (хатын-кызлар) һәм 16: 00 сәгатьтә (ир-атлар). Турнирның приз фонды 2 500 000 сум.

Мультимедиа прологыннан соң сәламләү сүзләре белән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Бильярд спорты федерациясе вице-президенты, Пирамида буенча халыкара комитет генераль секретаре Яков Фирсов чыгыш ясады. 

"Бездә көрәшергә әзер булган лаеклы спортчылар – егетләр һәм кызлар бар, - диде Татарстан Рәисе, турнирда катнашучыларны сәламләп. - Сез барыгыз да осталар, һәм минем теләгем – сезгә бәхет елмайсын. Яхшы спорт көрәше телим!»

Ул шул ук вакытта турнирда көрәшнең нык булачагын ассызыклады.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук бильярд буенча халыкара турнир өчен мәйданчык итеп Казанда Б Рәимев исемендәге ИТ-парк сайланганнары өчен рәхмәт белдерде.  

"Бильярд - бик матур спорт төре, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Биредә сәләтле һәм талантлы спортчылар җыелды". 

Ул шулай ук спортчыларга бераз гына көнләшүен таныды. "Алты көн буена бильярд уйнау бик кызыклы! Сезнең командага ничек язылырга?- дип шаяртты Рөстәм Миңнеханов, турнирда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.

Үз чиратында, Яков Фирсов Россия Бильярд спорты федерациясе президенты, Пирамида буенча халыкара конфедерация президенты Павел Завальный кушуы буенча халыкара оешманың төп аерымлык билгесен тапшырды һәм кабул итүче якка рәхмәт сүзләрен белдерде. Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, бүген Татарстан бильярд спортын үстерүнең төп үзәкләренең берсе булып тора. Иң көчлесе җиңүгә ирешсен!" дип теләкләр теләде Яков Фирсов турнирда катнашучыларга.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.