Рөстәм Миңнеханов алдынгы инженерлык мәктәпләре җитәкчеләре белән семинар-киңәшмәдә катнаша

24.04.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә эш сәфәрендә, анда алдынгы инженерлык мәктәпләре җитәкчеләре белән семинар-киңәшмәдә катнаша.

Чара «Югары нефть мәктәбе» фәнни-белем бирү үзәге мәйданчыгында уза.

Семинар-киңәшмәнең модераторы - Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков.

Исегезгә төшерәбез, алдынгы инженерлык мәктәпләренең өч көнлек семинар-киңәшмәсендә (2024 елның 24-26 апреле) катнашучылар илнең технологик суверенитетына ирешү өчен кадрлар әзерләү перспективалары, алдынгы инженерлык мәктәпләренә идарә итү системасы, мәктәпләрнең бизнес белән үзара бәйләнеше, талантлы яшьләрне АИМнә җәлеп итү кораллары турында фикер алышалар. Чараны оештыручы - «Социоүзәк» ФДАФИ. Семинарда катнашучылар арасында алдынгы инженерлык мәктәпләре вәкилләре, югары уку йортлары ректорлары, хакимият органнары һәм югары технологияле компанияләр вәкилләре бар.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан икенче ел рәттән әлеге чараны үткәрү өчен мәйданчык булды (2023 елда шундый ук семинар 6 апрельдә узган иде).


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.