Рөстәм Миңнеханов «Татлифт" ҖЧҖ лифт җайланмалары җитештерү заводын ачуда: Барысы да тормышка ашачагына бернинди дә шик юк

23.04.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Татлифт» ҖЧҖнең лифт җайланмалары җитештерү заводын ачу тантанасында катнашты.

Завод «Зеленодольск» сәнәгать паркы мәйданчыгында (Зеленодольск муниципаль районы) ачылган.

Җитештерү мәйданнарын карау һәм предприятие белән танышу барышында проект турында кыскача «Татлифт» ҖЧҖ генераль директоры Гөлшат Заһидуллина сөйләде.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук җитештерелә торган продукция линиясе, лифт җайланмалары үрнәкләре белән танышты.

Заводны ачу тантанасында бу вакыйганың мөһимлеге, аның тулысынча ил җайланмасы булуы да кыйммәтле, дип билгеләп үтелде.

"Хәерле көн! Бүген бездә бик күңелле вакыйга, - диде Рөстәм Миңнеханов, чарада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. - Без Татарстан лифтлары җитештерүне башлап җибәрәбез. 2020 елда без бу проектны карадык, һәм бүген ул монда инде тәкъдим ителгән. Продукция җитештерү буенча зур планнар бар, алар арасында: тизйөрешле лифтлар да, башка модельләр дә. Барысы да тормышка ашачагына бернинди дә шик юк. Хәерле юл!»

Рөстәм Миңнеханов шулай ук «Татлифт» ҖЧҖ генераль директоры Гөлшат Заһидуллинаның инициативасын һәм эшчәнлеген аерым билгеләп үтте. "Ул бик инициативалы, һәм ул барысын да эшләячәк», диде ул.

Зеленодольск муниципаль районы башлыгы Михаил Афнасьев, үз чиратында, яңа заводның Зеленодольск районының зур горурлыгы булуын ассызыклады. Бүген завод продукциясенә ихтыяҗ зур, диде ул, алга таба үсеш буенча планнар бар инде.

«Татлифт» ҖЧҖ генераль директоры Гөлшат Заһидуллина Татарстан Рәисенә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

Предприятиенең яшь белгечләре белән бергәләп фотога төштеләр.

«Татлифт» компаниясенең лифт җайланмалары җитештерү символик рәвештә башлап җибәрелде.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.