Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төркмәнстан халкының Милли лидеры, Төркмәнстан Халык Мәсләхәте Рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән очрашты. Очрашу Ашхабадта Ахалтеки аты көнен бәйрәм итү кысаларында узды.
Рөстәм Миңнеханов Милли лидерны үзе һәм «Россия-Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме исеменнән төркмән халкы өчен мөһим дата белән котлады.
Моннан тыш, республика Рәисе Аркадагка Татарстан белән Төркмәнстанның тыгыз хезмәттәшлегенә шәхси ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде.
Очрашу кысаларында әңгәмәдәшләр Казанда булачак форумнар турында фикер алыштылар. Рөстәм Миңнеханов Төркмәнстан делегациясен15 нче KazanFоrumда катнашырга чакырды.