Бюджет чыгымнары арту сәбәпле, икенче ярты еллыкта муниципаль берәмлекләргә өстәмә финанслар бирелмәячәк

26.07.2010

Агымдагы елның гыйнвар-июнь айларында республикада салым базасын үстерүгә зур игътибар бирелгән. Нәтиҗә буларак, республика казнасы 39,6 млрд. сумлык үз керемнәре белән тулылынган. Җирле бюджетларга үз керемнәре 11,6 млрд. сумлык алынган. Бу, узган елның шул чорына караганда, 955 млн. сумга күбрәк. Гомумән алганда, узган 6 айда консолидацияләнгән бюджет 86,1 млрд. сум белән тулыланган. Шуның 51,2 млрд. сумы - салым һәм салым белән бәйле булмаган түләүләргә, 40 млрд. сумга якыны федераль финансларга туры килә. Бу хакта бүген Министрлар Кабинетында финанс, казначылык һәм салым органнарының республика киңәшмәсендә ясаган хисап чыгышында ТР финанс министры Радик Гайзатуллин белдерде. Видеоконференция режимында оештырылган киңәшмә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды.

Радик Гайзатуллин чыгышыннан аңлашылганча, узган ярты еллыкта төп игътибар бюджетны тулыландыручы мөһим чыганак - керем салымын арттыруга бирелгән. Узган 6 ай эчендә керем салымы казнаны 17,8 млрд. сумга тулыландырган. Әлеге күрсәткеч буенча кризиска кадәрге 2008 ел дәрәҗәсенә чыгу куандыра. Шул ук вакытта быел бу төр салым белән тәэмин итүчеләр структурасы кайбер үзгәрешләр кичергән. Финанс министр сүзләренә караганда, керем салымы белән тәэмин итүче эре предприятие-оешмаларның андагы чагыштырма авырлыгы 70 проценттан 58 процентка калган. Ә башка төр салым түләүчеләрнең өлеше, киресенчә, 12 процентка арткан. Шул рәвешле, узган 6 айда казнаны керем салымы белән тулыландыру һәм 2008 ел дәрәҗәсенә чыгу, нигездә, эре предприятиеләр исәбенә түгел, ә башка салым түләүчеләр исәбенә ирешелгән.

Радик Гайзатуллин ассызыклавынча, керем салымы җыю буенча ирешелгән позицияләрне саклап калу өчен, салым органнары, Икътисад министрлыгы, башка тармак министрлыклары баланс комиссияләрендә беренче ярты еллыкта әлеге төр салым түләүләрен, узган елга караганда, киметкән оешмалардагы хәлне җентекләп анализларга тиеш. Шулай ук алар эшчәнлеген яхшырту һәм салым түләүләрен үстерү буенча тәкъдимнәр әзерләргә кирәк булачак. “Сизелерлек керем алып та, аны булмаган итеп күрсәтергә тырышучы оешмаларның август аенда хисабын тыңлаячакбыз. Чыгарылган 1 тонна нефть өчен салым түләүләрендә булган аермалыкларны ачыклау өчен кече нефть компанияләре белән дә эшләячәкбез. Шушы чаралар ярдәмендә генә дә, 2010 ел бюджеты кытлыгын каплау, федераль программаларны финаслауда катнашу өчен өстәмә финанслар алып булачак”, -дип саный финанс министры.

Агымдагы елның узган 6 аенда казнаның керем өлешен тулыландыруда шулай ук акцизлар сизелерлек роль уйнаган. Беренче ярты елда бюджетка алынган акциз түләүләре 5 млрд. сумга якынлашкан һәм үсеш буенча уңай тенденцияне саклаган. Радик Гайзатуллин аңлатуынча, бу акциз түләүләрен исәпләү нормативлары үзгәрү, ставкалар арту белән бәйле.

Мәсәлән, сыра акцизлары узган ярты елда бюджетны 1,6 млрд. сум белән тулыландырган. Бу төр акциз түләүләренең артуына аның ставкасы 3 тапкыр күтәрелү йогынты ясаган. Шул сәбәпле, сыра акцизлары 958 млн. сумга арткан. Җитештерү күләменең үсүе исә акциялар килүне 215 млн. сумга арттырган. Акциз ставкалары үсү шартларында “Кызыл Шәрык-Солодпиво” җитештерү күләмен 12,5 процентка арттыруга ирешкән. Ил күләмендә, киресенчә, агымдагы елның узган 5 ае эчендә җитештерү күләменең 11,2 процентка төшүе күзәтелгән. Алкоголь продукциясе акцизлары буенча ТР консолидацияләнгән казнасына алынган түләүләр узган ярты елда 423 млн. сумга арткан. Радик Гайзатуллин сүзләренә караганда, моңа ставканың артуы һәм алкоголь продукциясенең градуслыгы 9 проценттан югары булганда акцизларны исәпләү өлешенең артуы йогынты ясаган. Әмма шул ук вакытта “Татспиртпром”ның алкоголь продукциясен җитештерү күләме, узган елның беренче 6 аена караганда, 87 процент кына тәшкил иткән. Җитештерүдә аеруча май һәм июнь айларында төшү күзәтелгән. “Акцизларның казнаны тулыландыруда мөһим роль уйнавын күздә тотып, шәһәр һәм район башлыклары үз территорияләрендә республикада җитештерелгән сыра һәм алкоголь продукциясен сатуны тәэмин итәргә тиеш”, -дип ассызыклады финанс министры.

Башка төр салымнарга килгәндә, җир һәм физик затлар кеременә салым җирле бюджетларны тулыландыручы төп чыганаклар санала. Аларның вакытында һәм тулы күләмдә җыелуын тәэмин итү дә мөһим бурыч итеп куелды.

Консолидацияләнгән казнаның чыгымнар өлешенә килгәндә, беренче ярты еллыкта ул планның яртысын, ягъни 75,1 млрд. сум тәшкил иткән. Казнага килгән керемнәр һәм федераль бюджет кредитлары бюджеттагыларга вакытында хезмәт хакы түләүгә, башка чыгымнарны тулысынча финансларга мөмкинлек биргән. Шул ук вакытта элеккечә үк бюджет учреждениеләренең кредиторлык бурычлары актуаль булып кала. Беренче ярты ел йомгаклары буенча, аның гомуми күләме 366 млн. сум тәшкил итә. Ел башына караганда аның 148 млн. сумга артуы күзгә ташлана. Министр тармак минисрлыклары белән 1 октябрьгә кадәр бу бурычларны бетерү юллары эшләнүен хәбәр итте. Икенче проблема - дәүләт һәм муниципаль бурычның хәле белән бәйле. “Федераль бюджеттан алынган кредитлар дәүләт бурычының артуына китерде. Икенче ярты еллыкта авыл хуҗалыгында корылык нәтиҗәләрен бетерүгә өстәмә кредитлар кирәк булачак. Ул да дәүләт бурычын максималь күләмгә җиткерәчәк”, ди финанс министры. Аның белдерүенчә, бюджетның чыгымнары арту сәбәпле, икенче ярты еллыкта муниципаль берәмлекләргә өстәмә финанслар бирелмәячәк. Радик Гайзатуллин шушы вәзгыятьне күздә тотып, муниципаль берәмлекләр җитәкчеләрен муниципаль бурычларны катгый контрольдә тотарга чакырды. Аның ассызыклавынча, ел ахырына кадәр аның күләменең артуына юл куярга ярамый, шуңа күрә урыннарда икенче ярты еллыкта бернинди кредит чаралары җәлеп ителмәскә тиеш. Шул ук вакытта муниципалитетлар кредиторлык бурычларын үз чаралары белән капларга тырышырга тиеш.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.