ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Мидхәт Шаһиәхмәтовны ТР икътисад министры итеп билгеләде

28.07.2010

2010 елның 28нче июлендә чыгарылган Указ нигезендә ТР Президенты ТР икътисад министры итеп Мидхәт Шаһиәхмәтовны билгеләде. Министрлык коллективына министрны ТР Премьер-министры Илдар Халиков тәкъдим итте.

Марат Сафиуллин башка эшкә китү сәбәпле ТР икътисад министры вазифасыннан азат ителде.

Шаһиәхмәтов Мидхәт Рәфкать улы Казан шәһәрендә туган. 2009 елда ТР Премьер-министры ярдәмчесе итеп билгеләнә, 2010 елдан бирле ТР Президенты ярдәмчесе вазифаларын үти. Икътисадый һәм социаль планлаштыру белгечлеге буенча Казан финанс-икътисад институтын тәмамлаган. Икътисад фәннәре докторы. РФ Президенты карамагындагы идарә итү кадрлары резервында тора.

ТР Президенты матбугат хезмәте