ТР Премьер-министры Дәүләт статистикасы федераль хезмәте җитәкчесе белән очрашты

04.08.2010

ТР Премьер-министры Илдар Халиков Дәүләт статистикасы федераль хезмәте җитәкчесе Ирина Масакова белән очрашты. Хөкүмәт йортында узган очрашуда Татарстанстат җитәкчесе Валерий Кандилов, Министрлар Кабинеты аппаратының Мәгълүмат-аналитика идарәсе җитәкчесе Александр Юртаев катнашты, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

Бөтенроссия халык исәбен алуга Татарстанда әзерлек һәм аны үткәрү белән бәйле мәсьәләләр фикер алышуның төп темасы булган. Билгеле булганча, Бөтенроссия халык исәбен алу илнең барлык территориясендә быел 14 -25 октябрь көннәрендә узачак.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.