Александр Хинштейн: “Татарстанда торакны өлешләп төзүдә алданганнар проблемасы ел ярым-ике елда хәл ителә ала”

30.07.2010

“Татарстанда торакны өлешләп төзүдә алданганнар проблемасы ел ярым-ике елда хәл ителә ала”, - дип белдерде бүген журналистлар белән очрашу вакытында “Бердәм Россия” партиясе Генераль советы Президиумының йортларны өлешләп төзүдә катнашып алданганнар хокукларын яклау буенча Эшче төркеме рәисе Александр Хинштейн. “Бердәм Россия” партиясе Генераль советы Президиумының йортларны өлешләп төзүдә катнашып алданганнарның хокукларын яклау буенча Эшче төркеменең Казанда узган күчмә утырышыннан соң.

Александр Хинштейн сүзләренчә, Татарстанда өлешләп төзүдә алданганнар проблемасы башка төбәкләргә караганда нәтиҗәлерәк хәл ителә. “Без башка төбәкләргә Татарстан тәҗрибәсен үрнәк итеп куябыз. ТР Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды өлешләп төзүдә алданганнар проблемасын чишәргә алына. Дәүләтнең, алданган кешеләрне яклап, ташламалы ипотека кредитлары бирү аша торак белән тәэмин итүе – моңарчы күрелмәгән хәл. Россиядә мондый фондлар башка юк. Бу миндә Татарстанда калган проблемалы объектлар төзелеп бетәр дигән өмет уята”¸- диде ул.

“Бердәм Россия” партиясе Генераль советы Президиумының йортларны өлешләп төзүдә катнашып алданганнар хокукларын яклау буенча Эшче төркеме торакны өлешләп төзүдә алданганнарның реестрын төзи. Татарстанда 59 проблемалы объект бар, әмма Мәскәү өлкәсе барысыннан да алда бара. Россия буенча мондый объектларның саны 1 меңгә якынлаша.

Татарстанда иң авыры - “Свей” фирмасы объектларында. “Компания үз өстенә алган вәкаләтләрне озак вакыт инде үтәми. Егермедән артык йортны кулланышка тапышырырга кирәк. Алар белән бүген җитди сөйләшү булды. Алар безгә җиде объектны якын берничә ай эчендә кулланышка тапшырачагын вәгъдә итте..Әгәр бу йортлар буенча карар тормышка ашмаса, “Свей”га карата җинаять эше яңартыла. Безгә дә берничә мәсьәләне хәл итүдә ярдәм итәргә кирәк. Берсе җир мәсьәләсенә кагыла. Бу проблеманы чишмичә, йортны кулланышка тапшырып булмый”, - диде Александр Хинштейн.

2008 елдан бирле Татарстанда кырыктан артык йорт кулланышка тапшырылган, якын арада тагын 11 йорт сафка басар дип көтелә.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.