ТР Министрлар Кабинетында Татарстанның 2011-2013 елларга социаль-икътисади үсеш фаразын тәкъдим иттеләр

09.09.2010

ТР Министрлар Кабинетында ТР Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә узган утырышта Татарстанның 2011-2013 елларга социаль-икътисади үсеш фаразы тәкъдим ителде.

“Бюджетны формалаштырганда без төп юнәлешләр буенча Татарстанның әйдәп баручы позициясенә йөз тотабыз”, - дип белдерде Илдар Халиков. Ул билгеләп үткәнчә, ТР Хөкүмәте өчен төп критерий – Татарстан халкының яшәү сыйфаты.

ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстанның 2011-2013 елларга социаль-икътисади үсеш фаразын тәкъдим итте. Социаль-икътисади үсеш фаразы нигезендә бюджет проекты эшләнә.

2013 елда ТР тулаем төбәк продукты 2010 ел дәрәҗәсенә карата чагыштырма бәяләрдә 117,3 процентка артыр дип көтелә. Сәнәгатьнең фаразланган үсеше 2010 ел дәрәҗәсенә карата чагыштырма бәяләрдә 16,1 процент тәшкил итәчәк. 2011 елда сәнәгый җитештерү индексы 106,3 процентка җитәчәк. Киләсе елда 132 миллиард сумлык (124,1 процент) авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелер дип көтелә. Өч ел дәверендә авыл хуҗалыгында җитештерү күләме агымдагы ел дәрәҗәсенә карата 38,5 процентка үсәчәк.

Фараз нигезендә, 2011 елда инвестицияләр үсеше 2010 ел дәрәҗәсенә карата 8,8 процент тәшкил итәчәк. Тулаем алганда, 2013 елда инвестицияләр күләме агымдагы ел дәрәҗәсенә карата чагыштырма бәяләрдә 19,6 процентка артачак.

3 елда 6,6 миллион квадрат метр торак төзеп файдалануга тапшыру күздә тотыла. 2013 елда бер кешене торак белән тәэмин итү 24,4 квадрат метрга җитәчәк.

Ваклап сату әйләнеше елына уртача 5,7 процентка артып, 2013 елда 2010 ел дәрәҗәсенә карата чагыштырма бәяләрдә 18,2 процентка җитәр дип көтелә.

2013 елда акчалата керем 2010 елга карата 24120 сумга кадәр, реаль акча керемнәре 16,4 процентка артачак.

Фаразланган чорда уртача айлык хезмәт хакы күләме агымдагы елга карата 38,3 процентка артып, 2013 елда 23450 сум тәшкил итәр дип көтелә. Яшәү минимумының күләме дә артыр дип фаразлана. 2011 елда аның үсеше 2010 ел дәрәҗәсенә карата – 9,8, 2013 елда 31,4 процент тәшкил итәчәк.

Беренче вице-премьер Равил Моратов хәбәр иткәнчә, элегрәк 2015 ел ахырына уртача хезмәт хакын 40 мең сумга җиткерү планлаштырылган булган. Әгәр 2013 елда уртача хезмәт хакы 23,4 мең сум тәшкил итсә, калган ике елда аның 40 меңгә кадәр артуы икеле. Аның фикеренчә, яки моннан тагын да элегрәк ясалган фаразлар төгәл булмаган, яисә бу фаразда киметелгән саннар китерелгән.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.