Рөстәм Миңнеханов Төньяк Осетия-Алания Республикасы башлыгы Таймураз Мамсуровка кайгы уртаклашу телеграммасы юллады
10.09.2010Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Төньяк Осетия-Алания Республикасы башлыгы Таймураз Мамсуровка кайгы уртаклашу телеграммасы юллады.
“Татарстан халкы кичә Владикавказның Үзәк базарында булган шартлау, анда һәлак булучылар һәм җәрәхәт алучылар турындагы хәбәрне сызлану, әрнү белән кабул итте. Күпмилләтле Татарстан халкы һәлак булучыларның якыннарының, барлык Төньяк Осетия халкының кайгысын уртаклаша, аларга теләктәшлек белдерә”, -дигән юллар бар бу телеграммада.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.