Рөстәм Миңнеханов: “Төп бурыч – республиканың көндәшлеккә сәләтлелеген тәэмин итү”

27.09.2010

Бүген Сингапурда узучы V Россия-Сингапур эшлекле форумы кысаларында Татарстан Республикасының стратегик үсеш юнәлешләре тәкъдим ителде.

Искәртеп узабыз, 26-29 сентябрь көннәрендә Сингапурда V Россия-Сингапур эшлекле форумы уза. Форумда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе дә катнаша.

Бүген “Игътибар үзәгендә - Татарстан” презентациясе форумның тәүге чарасы булды. Аның модераторы - ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чарада катнашучыларга сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Аерым алганда, ул Татарстан икътисады, киләчәк үсеш планнары һәм перспектив проектлар хакында җентекләбрәк сөйләү мөмкинлеге тудырган өчен форумны оештыручыларга рәхмәт белдерде. Рөстәм Миңнеханов шулай ук Татарстан Республикасы делегациясенең Россия-Сингапур эшлекле форумында инде дүртенче тапкыр катнашуын искәртте. Аның сүзләренә караганда, форум мәйданчыгы перспективалы проектлар хакында фикере алышырга, яңа эшлекле элемтәләр урнаштырырга, сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләрне ныгытырга һәм киңәйтергә мөмкинлек бирә.

“Татарстан Сингапур Республикасыннан күп нәрсәләргә өйрәнә”, - диде Рөстәм Миңнеханов. Аерым алганда, бу дәүләт һәм муниципаль идарәгә кагыла. Татарстан Хөкүмәте әгъзалары Сингапурның Ли Кван Ю исемендәге Дәүләт хезмәте институтында дәүләт идарәсе өлкәсендә белемен арттырды.

“Бүген Татарстан белән Сингапур Республикасы арасындагы хезмәттәшлек мәгариф, ИТ-технология, сәламәтлек саклау өлкәләрендә гамәлгә ашырыла”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Мисал өчен, Сингапур белгечләре Татарстан мәгариф системасын модернизацияләү процессында актив катнаша.

“Бүгенге көндә Татарстан – Россия Федерациясенең куәтле, динамик үсештәге субъекты”, - дип хәбәр итте тәкъдим итү барышында Татарстан Президенты. Нәтиҗәле дәүләт сәясәте үткәрү, чит илләрдән, шул исәптән Сингапурдан үзләштергән тәҗрибә аркасында без икътисадны диверсификацияләү юлыннан барабыз.

Республика өчен мөһим тармакларның берсе – нефть чыгару. Татарстанда 30 дан артык нефть чыгару компаниясе эшли. Шуларның иң зурысы – “Татнефть” ААҖ, республикада табыла торган “кара алтын”ның 80 проценты аның өлешенә туры килә. Моннан тыш, 30 га якын кече нефть компаниясе бар. “Татарстанда ел саен 233 миллион баррель нефть чыгарыла, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Нефтьнең расланган запаслары 7 миллиард баррельдән артып китә, тагын 50 миллиард баррельне битум нефте запаслары тәшкил итә”.

“Хәзерге вакытта Татарстанның төп бурычы – Россия һәм дөнья базарларында республиканың көндәшлеккә сәләтлелеген тәэмин итү, югары технологияле икътисад булдыру”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Сингапур Республикасы сәүдә һәм сәнәгать министры Ли И Шян, үз чиратында, Сингапур һәм Татарстан арасында партнерлык мөнәсәбәтләре җайга салынуын билгеләп үтте.

Ли И Шян бүгенге көндә Татарстан үсешендәге дүрт юнәлешне атады. Бу, барыннан да элек, “Электрон Татарстан” проекты. Ул искәртеп узганча, 2009 елның сентябрендә Сингапур белән Татарстан Республикасы арасында ИТ-өлкәдә хезмәттәшлек итү турында документ имзаланган.

Икенче үсеш юнәлеше – кече һәм урта бизнес, шулай ук инновацияләр өчен инфраструктура булдыру.

Өченче юнәлеш – Татарстанның мәгариф тармагын модернизацияләү.

Һәм, ниһаять, дүртенче юнәлеш – “Алабуга” махсус икътисади зонасын алга таба үстерү.

“Бүгенге тәкъдим итү Татарстан Республикасы белән күп кенә проектлар буенча яңа килешүләр төзү һәм хезмәттәшлек булдыруга таба бер адым”, - дип белдерде Сингапур сәүдә һәм сәнәгать министры.

“Игътибар үзәгендә - Татарстан” презентациясе кысаларында “2013 елгы Универсиада дирекциясе” муниципаль унитар предприятиесе директоры Владимир Леонов (2013 елда Казанда Универсиада үткәрүгә әзерлек), ТР Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү комитеты рәисе Тимур Шаһивәлиев (“Алабуга” махсус икътисади зонасы территориясендә бизнес алып бару өчен уңайлы шартлар булдыру), ТР Президенты ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов (нефть химиясе һәм нефть эшкәртү кластерын үстерү) докладлар белән чыгыш ясады. ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров ИТ-өлкәне үстерү, шул исәптән Татарстан Республикасында “ИТ-авыл” проектын булдыру хакында сөйләде.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.