Илдар Халиков Идел буе таможня идарәсе коллегиясе эшендә катнашты
29.09.2010 1 октябрьдән Идел буе таможня идарәсе таможня органнары яңа составта эшкә керешергә җыена. Әлеге структураның идарә системасын камилләштерү һәм урыннарда таможня контролен оештыру каралган Концепциягә (ул 2008 елдан бирле гамәлгә ашырыла) ярашлы рәвештә, шушы көннән Идел буе регионында Марий, Чуваш, Киров таможнялары Түбән Новгород таможняларына, Мордва һәм Пенза таможнялары Ульяновск таможнясына, Удмурт таможнясы Пермь таможнясына кушу юлы белән үзгәртеп корылачак. Моннан тыш, таможня постларының кайберләре таратыла, ягъни Татарстан таможнясының Яшел Үзән таможня посты, Башкортстан таможнясының Салават таможня посты, Самара таможнясының Новокуйбышев һәм Сызрань таможня постлары, Пермь таможнясының Соликамск таможня посты, Сарытау таможнясының Александров Гай таможня посты бетерелә.
Шул рәшешле, 2008 елдан бирле идарә подразделениеләрендә барган структур үзгәрешләр дәвам иттерелә. Моңарчы исә Тольятти таможнясы Самара таможнясына кушылган, 6 таможня посты бетерелгән, Татарстан таможнясында “Алабуга” махсус икътисади зонасында Алабуга таможня посты булдырылган, 9 таможня постының урыннары үзгәртелгән иде, тагын 1сен күчерү турында сүз бара.
Бүген Казандагы “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексына Идел буе таможня идарәсе җитәкчесе Вячеслав Голоскоков рәислегендә бара торган әлеге идарә коллегиясе утырышында әйтелгәнчә, Идел буе таможня идарәсендә 14 урынына 8 таможня калачак. Моңа Идел буе оператив таможнясы һәм Идел буе тыл таможня посты өстәлә. Хәзер эшчәнлеген алып барган 68 таможня посты 55кә кала. Аңлашыла ки, болар штат кыскартуга кагыла.
“Татар-информ” хәбәрчесенең соравына җавабында, Идел буе таможня идарәсенең кадрлар хезмәте башлыгы таможня хезмәте полковнигы Владимир Яковлев, 1 октябрьдән штат берәмлеге 326га кыскарып, элеккеге 6929 урынына 6603кә кала, дип белдерде. “Безнең өчен иң мөһиме – үзгәртеп корулар вакытында, хезмәт турындагы законнардан тайпылмый гына, югары квалификацияле белгечләрне саклап калу. Аерым алганда, таможняларны эреләндерү юлы белән идарәчеләрне киметүгә ирешелә, тагын таможня постларында штат санын арттырып һәм бүтән вазифага күчереп, хезмәт сафында 549 хезмәткәрне саклап калына. Үзгәртеп кору кагылган таможнялардагы хезмәттән чыгарырга диелгән 376 кеше өчен, территориаль мәшгульлек үзәкләре белән берлектә, вакансияләр ярминкәсе оештырыла, белгечләрнең квалификациясе шактый югары булу сәбәпле, аларның эш урыны табу мәсьәләсе әллә ни борчылырга нигез бирми, диде.
Яшел Үзән постын бетерү мәсьәләсендә ул, шушы таможня посты башлыгы Алабуга таможня постына җитәкчелек итәчәк, ә хезмәткәрләре “Казан” халыкара аэропортына күчерелә, чөнки халыкара һава киңлегенә керүче-чыгучылар саны елдан-ел арта, дип шәрехләде В.Яковлев. Кадрлар хезмәте җитәкчесе сүзләренчә, РФ Президенты тарафыннан дәүләт хезмәткәрләре санын киметү бурычы куелуга бәйле үзгәрешләр үтәлергә тиеш: 2011 елның 1 апрелена кадәр 5 процент, аннары тагын 1 ел эчендә 10 процент, 2013 елның 1 апрелена кадәр 5 процент. Югарыда әйтелгән таможняларны кушылу юлы белән эреләндерү шуннан чыгып эшләнелә.
Утырышта идарә башлыгы Вячеслав Голосков басым ясап әйткәнчә, таможня чикләрендә модернизацияләр һәм инновацияләр тоткарланырга тиеш түгел, һәм инновацион юнәлешләр үсеше, тышкы икътисади эшчәнлектә катнашучыларның җитештерүгә кагылмаган чыгымнарын киметү өчен мөмкин булганның барысын да эшләү таләп ителә.
Быел 8 айда Идел буе таможня идарәсе эшчәнлеге кагылган төбәкләрдә тышкы сәүдә әйләнеше 21,5 млрд. АКШ доллары тәшкил иткән, шуларның 50,6 млн. кадәре – экспорт. Былтыргы беренче 8 ай белән чагыштырганда, сәүдә әйләнеше быел 4,83 млрд. АКШ долларына күбрәк дигән сүз. Барлыгы 6844 товар алучы/җибәрүче экспорт-импорт операцияләре башкарган.
Аерым алганда, 8 айда Татарстан территориясенә һәм республикадан 909 товар кертүче/чыгаручы исәпләнсә, былтыргы шушы ук вакыт белән чагыштырганда, бу 0,4 процентка күбрәк булган. Алар арасында күпчелек товар җибәрүчеләрдән “Түбән Кама нефть химиясе”/”Нижнекамскнефтехим”, “Казан вертолет заводы”, “Казаноргсинтез” ачык акционерлык җәмгыятьләре исәпләнә, товар алучылардан – “Солерс-Алабуга”, “Нефтегазинжиниринг” җаваплылыгы чикле җәмгыятьләр һәм ”КамАЗ” тышкы сәүдә компаниясе” ябык акционерлык җәмгыяте. Нәтиҗәдә, 8 айда тышкы сәүдә әйләнеше 3,195 млрд. АКШ доллары тәшкил иткән, былтыргы шушы ук вакыттагыдан бу 900,7 млн. АКШ долларына күбрәк; шуларның 68,25 проценты – экспорт.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.