Татарстанның сәнәгый потенциалын тәкъдим итү Сингапурдагы форумның тәүге чарасы булачак
26.09.2010Татарстан Республикасының сәнәгый потенциалын тәкъдим итү Сингапурда узучы V Россия-Сингапур Эшлекле Форумының тәүге чарасы булачак. Татарстан стратегик үсеш юнәлешләрен, үзенең иң эре сәнәгать предприятиеләрен тәкъдим итәчәк.
V Россия-Сингапур Эшлекле Форумы 26-29 сентябрь көннәрендә Сингапурда уза. Быел форумда 800 дән артык кеше катнашыр дип көтелә. Алар арасында Россия һәм Сингапур түрәләре, эшлекле даирә вәкилләре, коммерция банклары, инвестиция һәм венчур компанияләре топ-менеджерлары һәм башкалар бар.
Татарстан Республикасының “Игътибар үзәгендә - Татарстан” дигән исем астында сәнәгый потенциалын тәкъдим итү бүген форумның тәүге чарасы булачак.
Тәкъдим итүдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Сингапур Республикасы сәүдә һәм сәнәгать министры Ли И Шян чыгыш ясаячак.
Тәкъдим итү кысаларында ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров, ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, “2013 елгы Универсиада дирекциясе” муниципаль унитар предприятиесе директоры Владимир Леонов докладлар белән чыгыш ясар дип көтелә.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.