Яңалыклар

20.02.2012
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “ТАНЕКО” ААҖндә киңәшмә үткәрде. Анда сафка кертелә торган комплекс объектларын файдалану һәм проектны алга таба үстерү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.
18.02.2012
Бүген Әтнә муниципаль районы Советы депутатлары 2011 елга нәтиҗә ясады һәм 2012 ел планнары буенча фикер алышты. Хисап утырышында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
18.02.2012
Сарман муниципаль районында яңа предприятиеләр пәйда булу бизнес өчен җәлеп итүчән булуы турында сөйли. Бу хакта бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов район Советы сессиясендә чыгышында белдерде.
18.02.2012
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итү һәм мәгариф объектларын капиталь ремонтлау мәсьәләләре буенча видеоконференция үткәрде.
18.02.2012
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сарманда “Агромастер” производство компаниясендә, “Сарман-ит” җитештерү кооперативында һәм “Шәфкать” социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә булды. Шулай ук республика башлыгы район Мәдәният йортында күргәзмәдә инвестиция проектлары белән танышты.
18.02.2012
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча капиталь ремонт ясау программасы кысаларында башкарыласы эш исемлегенә мәктәп бәдрәфләрен ремонтлау да өстәлде.
17.02.2012
Бүген “Казаноргсинтез” ААҖ нең 2 меңләп хезмәткәре, 4 нче март – РФ Президентын сайлау көне якынлашу уңаеннан, РФ Премьер-министры, РФ Президентына кандидат булган Владимир Путин кандидатурасын яклап митингка чыкты. Бу чарада ТР беренче Президенты, ТР Дәүләт киңәшчесе, РФ Президентына кандидат Владимир Путинның ышанычлы вәкиле Минтимер Шәймиев, Киров һәм Мәскәү районнары администрацияләре башлыгы Дамир Фәттахов, “ТАИФ” ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, “Казаноргсинтез” оешмасы генераль директоры Леонид Алехин катнашты. Митингны “Казаноргсинтез” ААҖ профком рәисе Илшат Минһаҗев алып барды.
17.02.2012
Бүген Түбән Каманың “ТАНЕКО” Нефть эшкәртү һәм нефть-химия заводлары комплексында хезмәт коллективы җыелышы узды. Анда “ТАНЕКО” ААҖ һәм “Татнефть-Нефтехим” төркемәнә кергән берничә заводның 1 меңнән артык хезмәткәре катнашты.
17.02.2012
Бүген Әлмәттә узган Россиянең тотрыклы һәм ныклы үсешен хуплау митингына 2500гә якын кеше җыелды. “Татнефть” ААҖ хезмәт коллективы инициативасы белән оештырылган чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
17.02.2012
ТР Менделеевски районы җитәкчелегенә яшәү дәрәҗәсен күтәрү һәм халыкнын районнан китүен туктату өчен икътисадны, социаль инфраструктураны үстерү, яңа эш урыннары булдыру зарур. Бүген Рөстәм Миңнеханов Менделеевски муниципаль район Советы сессиясендә шундый фикер белдерде.

Битләр: << 1931 1932 1933 1934 1935 ( 1936 ) 1937 1938 1939 1940 >>