Татарстан нефтьчеләре тотрыклылыкны хуплый

17.02.2012

Бүген Әлмәттә узган Россиянең тотрыклы һәм ныклы үсешен хуплау митингына 2500гә якын кеше җыелды. “Татнефть” ААҖ хезмәт коллективы инициативасы белән оештырылган чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Беренче булып “Татнефть” ААҖ генераль директорының урынбасары Рөстәм Мөхәмәдиев чыгыш ясады. Ул бүгенге көндә “Татнефть” ААҖ социаль уңышлы компания, аның эше бөтен республикага билгеле дип белдерде. “Бу уңышка илдә тотрыклы халәт булганда гына ирешеп була, - дип ассызыклады урынбасары Рөстәм Мөхәмәдиев.

Митингта “Әлмәтнефть” идарәсенең нефть һәм газ табу буенча операторы Фәрит Октябрев эшчеләр исеменнән чыгыш ясады. Ул үзен һәм хезмәттәшләрен хакимиятеә кем килүе һәм төп байлыгыбыз нефть белән ничек эш итәчәге борчый дип белдерде. Эшче сүзләренә караганда, иҗтимагый тотрыклылык вәгъдә итә алган җаваплы җитәкче генә дәүләт башлыгы булырга лаеклы.

Оешма рәисе Татьяна Игнатьева “Татнефть” ААҖ Ветераннар советы исеменнән яшь нефтьчеләргә тынычлык, уңышлар теләде.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин митингта катнашучыларга сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте. “Хөрмәтле нефтьчеләр, әлмәтлеләр, якташлар бүген Россия Федерациясе Президенты сайлаулары алдыннан сезгә чын йөрәктән мөрәҗәгать итәсем килә, - диде ул. – Миңа нефтьчеләр митинг ясап үз фикерләрен белдерәсе килә дигәч, мин сезне тыңларга карар кылдым”.

“Нефть тармагы, “Татнефть” компаниясе һәрвакыт икътисадта, эш белән тәэмин итүдә, бөтен республика буенча социаль мәсьәләләрне хәл итүдә үзенә зур җаваплылык ала иде, - дип дәвам итте парламент җитәкчесе. - “Татнефть”компаниясе 2008-2010 елларда финанс-икътисади кризис кыенлыкларны уңышлы җиңүенә шат. Татарстан Республикасы кризистан соңгы режимда яши. Без элек ирешмәән уңышлар яуладык – тулай төбәк продукты күләме 1 трлн. 300 млрд. сумнан артып китте. Бу бик зур күләмдәге эш һәм продукция, аның 60 процентын Россиядән читтә сатабыз. Бу безнең тотрыклылык, тынычлык һәм уйланылган сәясәт кыйммәте.”

“Кешеләр үзләрен эштә, укуда, тормышта күрсәтү өчен тотрыклылык һәм яңа мөмкинлекләр кирәк ди, дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин. – Әгәр бу юлы да дөрес сайласак, республика безнең зур күп милләтле күп конфессияле Россия Федерациясе кебек ота гына.

Митингта катнашучылар резолюция кабул итте. “Бары тик бергә эшләп, яхшы инициативалар һәм зур җаваплылык белән генә бәхетле халык була алабыз. Без иртәге көнгә ышаныч белән карарга телибез, - диелгән резолюция текстында. – 4 мартта гражданлык активлыгы күрсәтеп, сайлау учсатокларына килеп, тотрыклылык, илнең икътисади үсеше өчен тавыш бирергә чакырабыз”.

ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән хезмәттәшлек итү бүлеге