Рөстәм Миңнеханов: “Менделеевск яңа үсеш этәргеченә мохтаҗ”
17.02.2012ТР Менделеевски районы җитәкчелегенә яшәү дәрәҗәсен күтәрү һәм халыкнын районнан китүен туктату өчен икътисадны, социаль инфраструктураны үстерү, яңа эш урыннары булдыру зарур. Бүген Рөстәм Миңнеханов Менделеевски муниципаль район Советы сессиясендә шундый фикер белдерде.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Игорь Привалов Менделеевски районының 2011 елгы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2012 елга куелган бурычлары хакында сөйләде.
2011 елда уртача хезмәт хакы 16 процентка артып, 13,7 мең сум тәшкил иткән. Игорь Привалов билгеләп үткәнчә, бу республикадагы уртача хезмәт хакының 69 проценты гына. Хезмәт хакы түбән булу сәбәпле, Менделеевски районында яшәүчеләр башка шәһәрләргә китә дип борчылуын белдерде башкарма комитет җитәкчесе.
2011 елда район бюджеты кереме 496 млн. сум тәшкил иткән, бу 2010 ел белән чагыштырганда 13,3 процентка күбрәк. Хисап чорында бюджет чыгымнары 488 млн. сум тәшкил иткән.
Игорь Привалов шәһәр һәм районның социаль инфраструктурасы финанслауга кытлык кичерә дип белдерде. Башкарма комитет җитәкче сүзләренә караганда, Гассар исемендәге мәдәният йорты, “Химик” спорт-сәламәтләндерү комплексы ремонтка мохтаҗ.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгышында Менделеевскида яшәүчеләргә 2012 елда Гассар исемендәге мәдәният йортын ремонтларга вәгъдә итте.
ТР Президенты Менделеевскидан кешеләр түбән хезмәт хакы, социаль инфраструктура үсеш алмаган һәм эш урыннары җитмәгәнгә китүен таныды. Аның фикеренчә, район җитәкчелегенә Менделеевски “Алабуга”МИЗ кебек эре сәнәгать үзәкләренә якын булуыннан файдаланырга кирәк. МИЗ шәһәрдән берничә километр ераклыкта гына, әгәр туры юл салынса предприятие-резидентларның күп хезмәткәрләре Менделеевскида яши алыр иде.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, республика авылны үстерү, яңа эш урыннары булдыру өчен гаилә фермалары булдыруны хуплый. Менделеевски районы өчен гаилә фермалары ачу бигрәк тә актуаль, чөнки районда уңышлы авыл хуҗалыгы предприятиеләре аз.
“Сезнең шәһәр һәм авылның потенциалын куллану зарур. Әгәр яшәү өчен яхшы шартлар булдырсак, эш урыны һәм хезмәт хакы булса кешеләр китмәячәк”, - ди Рөстәм Миңнеханов.
ТР Президенты билгеләп үткәнчә, Менделеевски районының яңа җитәкчесе Игорь Привалов җиңел булмаган шартларда эшләү тәҗрибәсенә ия һәм Татарстан җитәкчелеге Менделеевскидагы вәзгыятьне яхшы якка үзгәртә алыр дип өметләнә. “Әмма ул үзе генә уңышка ирешә алмый, ярдәм итәргә кирәк, - дип саный Рөстәм Миңнеханов. – Районда тотрыклы икътисад булмыйча халыкны биредә калдырып булмаячак”.
“Менделеевски яңа үсеш этәргеченә мохтаҗ”, - дип мөрәҗәгать итте Татарстан башлыгы районда яшәүчеләргә. Ул район активына, депутатлар корпусына башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм бүләкләр тапшырды.
ТР Президенты матбугат хезмәте