Минтимер Шәймиев: “Илнең үсеше, иминлеге хакына дөрес юлны сайлыйк”

17.02.2012

Бүген “Казаноргсинтез” ААҖ нең 2 меңләп хезмәткәре, 4 нче март – РФ Президентын сайлау көне якынлашу уңаеннан, РФ Премьер-министры, РФ Президентына кандидат булган Владимир Путин кандидатурасын яклап митингка чыкты. Бу чарада ТР беренче Президенты, ТР Дәүләт киңәшчесе, РФ Президентына кандидат Владимир Путинның ышанычлы вәкиле Минтимер Шәймиев, Киров һәм Мәскәү районнары администрацияләре башлыгы Дамир Фәттахов, “ТАИФ” ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, “Казаноргсинтез” оешмасы генераль директоры Леонид Алехин катнашты. Митингны “Казаноргсинтез” ААҖ профком рәисе Илшат Минһаҗев алып барды.

Россиянең бүгенге икътисади һәм сәяси тотрыклылыгын хуплап җыелучылар, “Нам есть что противопоставить подстрекателям, наша сила – в единстве. Мы за сильную Россию!”, “ Путь один – сильный лидер, великая страна!”, “Ещё одну перестройку нам не надо!”, “Великой стране – достойное будущее!”, “Мы за честные выборы, мы за Путина!” кебек плакатлар, Россия һәм Татарстанның дәүләт флагларын тотып басып торды. Заводның иң актив хезмәткәрләре ялкынлы чыгышларын җиткерү өчен сәхнәгә менде.

“Владимир Путин соңгы елларда икътисадның эзлекле үсешен кайгыртучы шәхес буларак күңелгә кереп калды. Россия һәм Татарстан Хөкүмәте безгә чимал белән тәэминат, хезмәткәрләргә эш хакы түләү, аларны социаль ипотека программасына кертү һәм башка юнәлешләрдә зур ярдәм күрсәтте”, - дип белдерде Илшат Минһаҗев.

Минтимер Шәймиев башта хезмәткәрләр белән исәнләшеп чыгып, хәл-әхвәл, кәефләрен сорашты. “Хөрмәтле ватандашлар! Миңа ял итүне дәвам итү дә ярар иде, тик мин сайлауларда Путин штабының ышанычлы вәкиле булырга ризалык бирдем. Быел 4 нче мартта узачак сайлау алдыннан җәмгыятьнең бүгенге көнге халәте кебек хәлнең күзәтелгәне юк иде әле. Мин моны төгәл әйтә алам, чөнки бик күп сайлаулар аша – хакимиятнең югары органнарына да, Президент сайлаулары аша да узарга туры килде. Күпмилләтле республиканың мөнәсәбәтен белә торып, сезнең белән озак еллар эшләвемне күздә тотып, мин сайлауда халыкның хата җибәрү ихтималлыгына битараф кала алмыйм, ялгыш сайлаудан йолып калмасам, күңелем тыныч булмаячак. Мин моны ихлас күңелдән әйтәм. Без 5 кеше арасыннан бер Президентны сайлаячакбыз һәм шуны истә тотарга кирәк: бу бик җаваплы сайлау, төрле вәгъдәләргә ышанып, җиңел генә уйлап сайлауны булдырмаска кирәк. Мондый мәсьәләләр белән шаярырга ярамый. Ходай сакласын, 5 нче март көнне уянып, төпсез Президент билгеләнүе ачыкланса, нәрсә эшләдек без дип үкенерлек булмасын!”, - дип кисәтте Минтимер Шәймиев бүгенге сәясәтнең дөрес юнәлештә булуы турында ышандырырлык итеп ясаган чыгышында.

“Без һәрвакыт яхшы тормышка омтылабыз, әмма бар әйберне дә тиз арада югары дәрәҗәгә күтәреп булмый шул. Кандидатлар тәкъдим иткән программаларны карадым, ышандырган әйберләрне шундук хәл итүгә тотынуга дәүләт казнасының мөмкинлеге юк, монысы хак. Һәркемнең яхшы булып күренәсе килә, ләкин чынбарлык күзлегеннән чыгып фикер йөртергә кирәк, теге яки бу мәсьәләләрне уңай якка хәл итәр өчен һәрвакыт ни беләндер корбан итәргә, чикләүләр кертергә туры килә. Ашаган белми – тураган белә дигәндәй, финанс чараларыннан файдаланучылар гына яхшы белән бу эшне”, - дип басым ясый Дәүләт киңәшчесе.

“Дөрес, ил Президенты, хәзерге Хөкүмәтнең дә кимчелекләре юк түгел. Җәмгыятьнең ничек сулавы тиешле дәрәҗәдә тоелмаган мизгелләр дә булгандыр. Шулай да Владимир Путинның сәясәттә тәҗрибәсе зур. Кризис чорында да ул проблемадан чыгу юлларын табарга тырышты”, - ди Минтимер Шәймиев. Аның сүзләренә караганда, соңгы мәкаләләрендә язганча, Путин үзгәрешләр, борылышлар кирәк булуын таный. “Путин сүзендә тора белүче. 2000 нче елда ул Казанга РФ Президентына кандидат сыйфатында килгәч, без Татарстанның 2001-2006 елларга икътисади үсешен күзаллаган программа булдыру турында сүз куештык. Бу программа нигезендә күп нәрсә башкарылды. 2013 нче елда Универсиаданы уздыруга Казанның дәгъва кылуы турындагы карарны Путин кабул итте. Двигательләр заводы янгач япон кредитларын торгызу буенча да, “КАМАЗ” ны ул коткарды. 1998-1999 елларда “Казаноргсинтез” үсеше өчен дә тырышлык куйды”, - дип хатирәләрне яңартты Минтимер Шәймиев. “Свияжски һәм Болгарны торгызуга керешкәч тә, мин Путинга: “Татарстан – күпмилләтле республика. Бездә ислам цивилизациясе үрнәге булган Болгар һәм православие цивилизациясе үзәге саналган Свияжски шһәрләре бар. Әйдәгез, халыкның рухи яңарышын торгызыйк”, - дидем. - Ярты сәгать эчендә федераль һәм республика казналарыннан 50 гә 50 нисбәтендә финанслау турында килештек. Менә инде 2 ел дәвамында бу килешү эшләр белән дәлилләнә”

“Казаноргсинтез”ның киләчәге өметле, киләчәктә хезмәт хакы тагын да югарырак булачак, мин сезне ышандырам. Сез һәрвакыт башка предприятеләргә үрнәк булдыгыз, без сезгә ышанабыз. Безнең ялгышырга хакыбыз юк. Үзгәрешләр кирәк, әмма тәртип тә булырга тиеш. Мин “Үзгәреш һәм тәртип Путин белән!” шигарен алга сөрәм. Безнең көнкүреш сыйфаты көннән-көн камилләшә. Иминлек һәм тынычлык, үсеш хакына дөрес юлны сайлыйк”, - дип, Дәүләт киңәшчесе завод хезмәткәрләренә сәламәтлек, иминлек теләде.

Митингта катнашучылар аның чыгышын алкышларга күмде һәм резолюция кабул итте.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы