Рөстәм Миңнеханов “ТАНЕКО”да эшлекле киңәшмә үткәрде

20.02.2012

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “ТАНЕКО” ААҖндә киңәшмә үткәрде. Анда сафка кертелә торган комплекс объектларын файдалану һәм проектны алга таба үстерү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.

Республика башлыгы комплекста гидрокрекинг һәм күкерт җитештерү җайланмасы белән танышты. Рөстәм Миңнеханов тәүге объектта подряд оешмалары тарафыннан башкарылган эшкә бәя бирде һәм аларга сафка кертелә торган беренче комплекс төзелешендәге тәҗрибәне исәпкә алырга күрсәтмә бирде. Ул төзелешнең реаль графикларын формалаштыруга аерым игътибар юнәлтте.

Икенче объектта ТР Президенты күкерт җитештерүне җайга салу производствоның экологик куркынычсызлыгы нигезендә предприятие эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирәчәгенә басым ясады.

“Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдинов, компания генераль директорының беренче урынбасары Наил Мәганов, “ТАНЕКО” ААҖ генераль директоры Хәмзә Баһманов, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин катнашында узган киңәшмәдә “ТАНЕКО” проектын этаплап гамәлгә ашыру эшчәнлеге нәтиҗәләренә җентекле анализ ясалды.

Рөстәм Миңнеханов, аерым алганда, хәзерге вакытта “ТАНЕКО”да нефть эшкәртү тирәнлеге 65-67 процент тәшкил итүен, әлеге күрсәткечне арттыру өчен билгеләнгән вакытта гидрокрекинг җайланмасын сафка бастыру кирәклегенә игътибар юнәлтте.

Киңәшмә ахырында Татарстан Президенты “ТАНЕКО” проектын гамәлгә ашыруда катнашучылар алдына максатчан бурычлар куйды.

"ТАНЕКО" ААҖ матбугат хезмәте