Рөстәм Миңнеханов Лениногорскида булды
18.02.2012Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итү һәм мәгариф объектларын капиталь ремонтлау мәсьәләләре буенча видеоконференция үткәрде.
Аннары ТР Президенты Лениногорски районы башлыгы Рәгать Хөсәенов, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдинов, ТР муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Миңсәгыйть Шакиров, башка рәсми затлар, шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре озатуында берничә мөһим объектта булды.
ТР Президенты Ланиногорски урманчылыгы территориясендә урнашкан янгын-химик станциясендә булды. ТР урман хуҗалыгы министры Наил Мәгъдиев сөйләгәнчә, ул Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгыш территориясендә урман янгыннарын сүндерү өчен билгеләнгән. Анда Лениногорски районыннан тыш Әлмәт, Азнакай, Баулы, Нурлат һәм Ютазы районнары да керә. Әгәр берәр хәл булса, Лениногорски янгын сүндерү хезмәткәрләре һәлакәт урынына барырга тиеш.
Бу мөһим объектлар федераль, республика һәм җирле бюджеттан финансланган. Лениногорски янгын сүндерү станциясе казнага 70 млн. сумга төшкән. Моннан тыш, муниципаль бюджеттан 13 млн. сум биналарны ремонтлау һәм яктырту өчен бүлеп бирелгән.
Аннары республика башлыгы Рөстәм Кәримов җитәкчелегендәге “ТМС – Буровой Сервис” ҖЧҖ тә булды. 2009 елның маенда ачылган предприятие бораулау җиһазларын ремонтлау буенча комплекслы хезмәт күрсәтә. Ул заманча производство цехлары белән җиһазланган, бораулау техникасын уникаль технологияләр белән әзерли. Анда Татарстан нефть компанияләреннән тыш, Россия Федерациясенең күрше төбәкләре дә заказ бирә.
Рөстәм Миңнеханов механика һәм бораулау җиһазлары цехларында булды һәм производство технологияләре, эшчеләрнең хезмәт хакы белән танышты, предприятиедә торак мәсьәләсе ничек хәл ителү белән кызыксынды. ТР Президенты предприятие эшләре белән канәгать калды.
Чираттага объектлар буларак, ул Үзәк район хастаханәсендә һәм элеккеге инфекция хастаханәсен медицина хезмәткәрләре өчен төзекләндерелгән 24 фатирлы 3 катлы йортта булды. Биредә белгечләр җитмәү сизелә. Бүген Россиянең төрле төбәкләреннән 18 белгеч килгән.
Рөстәм Миңнеханов сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов озатуында кайбер фатирларда булды, табиблар өчен тудырылган шартларны бәяләде. Республика башлыгы Хәмитовлар гаиләсенә кер юу машинасы бүләк итте.
10.00 сәгатьтә Мәдәният йортында шәһәр һәм район Советының киңәйтелгән сессиясе узды. Анда предприятие һәм оешма җитәкчеләре, бизнесменнар, шәһәрнең мактаулы гражданнары, ветераннар, яшьләр чакырылган иде. Көн үзәгенә Лениногорски муниципаль районының 2011 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2012 елга куелган бурычлары мәсьәләсе куелган иде.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика өчен мондый зур икътисади, техник ресурс һәм фәнни потенциал булу уңышлы дип белдерде. Татарстан башлыгы республиканың социаль-икътисади үсеше турында сөйләде. ТР Президенты предприятиеләрне модернизацияләү темасын да кузгатты. Лениногорскида демографик вәзгыять уңай булуын билгеләп үтте.
Аннары Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты сайлаулары мәсьәләсенә кагылды. Ил үзеннән-үзе үзгәрә алмый дип билгеләп үтте. ТР башлыгы республиканың үзгәртү һәм киләчәккә яхшы перспективаларга Россия Президенты һәм Хөкүмәте ярдәме белән ирешелде дип белдерде.
“Әйе, безнең ил бай, ул халык җитеш яшәсен өчен үрләр яуларга омтыла. Әмма моны көнбатыш сәясәтчеләре теләми. Алар Россияне үз халкы мәнфәгатьләрен яклаучы көчле лидер җитәкләвен теләми.
Безгә тотрыклылык кирәк. 4 мартта тавыш бирү безнең бурыч булып тора”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Республикасы Президенты республика үсешенә өлеш керткәннәре өчен лениногорскилыларга рәхмәт белдерде. Аннары хезмәт алдынгыларына Хөкүмәт бүләкләре тапшырды.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы