"ТАНЕКО" ААҖндә Рөстәм Миңнеханов тотрыклы икътисад яклы митингта катнашты

17.02.2012

Бүген Түбән Каманың “ТАНЕКО” Нефть эшкәртү һәм нефть-химия заводлары комплексында хезмәт коллективы җыелышы узды. Анда “ТАНЕКО” ААҖ һәм “Татнефть-Нефтехим” төркемәнә кергән берничә заводның 1 меңнән артык хезмәткәре катнашты.

Бүген түбәнкамалылар тотрыклылык турында очраклы гына сөйләмәде. Түбән Кама – үсеш алучы эре сәнәгать комплексы үрнәге. Иске предприятиеләр модернизацияләнә, яңа заводлар ачыла, аларда иң заманча технологияләр кертелә. Бу уңышларга дәүләт ярдәме белән ирешелә.

Бүген Түбән Камада Россиядә иң эре “ТАНЕКО” Нефть эшкәртү һәм нефть-химия заводлары комплексы эшли. Бу соңгы 30 елда РФ тарихында иң зур төзелеш. Бүген биредә 2 меңнән артык кеше хезмәт куя.

Предприятиедә социаль сәясәткә зур игътибар бирелә. Социаль гарантияләр – бу акционерлык җәмгыяте коллективы килешүенең мәҗбүри өлеше. 2011 елда предприятие хезмәткәрләре 250 фатир алган. Түбән Камада “ТАНЕКО” ААҖ һәм “Татнефть” ААҖ ярдәме белән 260 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзеделәр.

Бүген җыелышта катнашучы шина производствосы хезмәткәрләре дә тотрыклы үсешне билгеләп үтте. Соңгы вакытта аларның хезмәт хакы 20 процентка арткан. Заводта эшләүчеләр өчен социаль ипотека буенча торак алу мөмкинлеге бар. Шина заводында яшьләр сәясәтенә дә зур игътибар бирелә.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов түбәнкамалыларга яхшы эш алып барулары өчен рәхмәт белдерде.

“РФ җитәкчелеге программалары ярдәме белән 2008 елгы кризисны һәм 2010 елгы корылыкны җиңеп чыктык. Бүген ТРның киләчәк үсеше өчен тотрыклылык кирәк. Киләчәктә дә яңа производстволар ачылачак. Торак йортларда капиталь ремонт үткәрелә. Бүген мәктәпләрне капталь ремонтлау программасын гамәлгә куя башладык. 2016 елда тулай эчке продуктны ике тапкыр арттыру бурычы куелды”, - дип ассызыклады Р.Миңнеханов үз чыгышында.

Җыелышта Түбән Кама мэры Айдар Метшин шәһәрдәге сизелерлек үзгәрешләр хакында сөйләде. “Бүген шәһәр белән горурлана алабыз, биредә башка төбәкләрдә булмаган проектлар гамәлгә куела. Бу ТР һәм РФ җитәкчелеге ярдәме белән мөмкин булды”, - диде А.Метшин.

Бүген тотрыклы социаль-икътисади үсеш хакында “Татнефть” компаниясе җитәкчесе Шәфәгать Тәхаутдинов сөйләде.

Очрашу ахырында җыелышта катнашучылар уртак резолюция кабул итте, ул ТР сәнәгать предприятиеләре ассоциациясенә тапшырылачак.

ТР Президенты матбугат хезмәте