“Сәнәгать һәм энергетика куркынычсызлыгы сәнәгате зур үсештә булган Татарстан өчен гаять актуаль”. ТР Премьер- министры Илдар Халиков бүген Ростехнадзорның Идел буе идарәсенең ел йомгакларына багышланган киңәйтелгән киңәшмәсендә шулай дип белдерде. ТР Хөкүмәте йортында узган бу киңәшмәдә Экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге буенча федераль хезмәт (Ростехнадзор) җитәкчесе урынбасары Светлана Радионова, ТР Премьер-министры урынбасары-энергетика министры Илшат Фәрдиев, эре сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре һ.б. катнашты.