Фәрит Мөхәммәтшин: "Әтнә районы татар халкының телен һәм гореф-гадәтләрен саклау буенча зур миссия башкара"
18.02.2012Бүген Әтнә муниципаль районы Советы депутатлары 2011 елга нәтиҗә ясады һәм 2012 ел планнары буенча фикер алышты. Хисап утырышында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Район башлыгы Габделәхәт Хәкимов доклад белән чыгыш ясады. Ул муниципаль хакимиятнең төп бурычы әтнәлеләрнең яшәү сыйфатын яхшырту дип билгеләп үтте. “Район социаль-икътисади үсешенең планлаштырылган күрсәткечләре буенча барысын да үти алмады, әмма 2010 ел белән чагыштырганда, вәзгыять сизелерлек үзгәрде”, - дип билгеләп үтте район башлыгы.
Ул шулай ук докладында урта гомуми белем бирү учреждениеләрен оптимальләштерү проблемасын кузгатты. Бу мәсьәләгә зур игътибар һәм саклык белән карарга кирәк, дип ассызыклады ул.
Авыл картая, яшьләрнең эре шәһәрләргә китү проблемасы кала. Авылда яшәүчеләрне авыл хуҗалыгы продуктларын тапшыру бәясе түбән булу да борчый. Утырышта район полиция бүлеге җитәкчесе Фәнил Сәлахов эчке эшләр органнары эше турындагы доклад белән чыгыш ясады. Искәртеп узабыз, “Полиция турындагы” яңа федераль закон нигезендә ЭЭМ вәкилләре хакимиятнең төрле дәрәҗәдәге вәкиллекле органнары алдында хисап тотуы гамәлгә кертелде.
Татарстан парламенты җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин утырышка нәтиҗә ясады. Аның сүзләренә караганда, 2011 ел Әтнә районы, гомумән, республика авыл хуҗалыгы өчен уңышлы ел булды. “Гомумреспублика үсеше өчен нәкъ менә әтнәлеләр зур өлеш кертте. Бүген районда инфраструктура үсеш ала, спорт комплекслары һәм яңа биналар төзелә”, - дип ассызыклады Дәүләт Советы Рәисе.
Парламент җитәкчесе авылга кадрлар җәлеп итү, милләтара килешү һәм миграция сәясәте, ветераннарны һәм фронтовикларның тол хатыннарын торак белән тәэмин итү һ.б. кебек актуаль мәсьәләләргә кагылды. Ул 4 мартта гражданлык активлыгы күрсәтеп республика белән илнең тотрыклы һәм ныклы үсеше файдасына сайларга чакырды. Чара ахырында парламент җитәкчесе хезмәт алдыгыларына Дәүләт бүләкләре тапшырды.
Аннары Фәрит Мөхәммәтшин журналистларның сорауларына җавап бирде. “Бу авыл хуҗалыгы районы, биредә сәнәгать производстволары, эре заводлар, фабрикалар, нефть юк, әмма тормышны икътисадның авыл хуҗалыгы секторында үз хезмәтен белән җайга салу зарур дигән аңлау бар, - дип билгеләп үтте ул. – Район күп кенә авыл хуҗалыгы күрсәткечләре белән республикада алдынгы урында тора.
“Бу районның үзенчәлеге – ул телне һәм халык традицияләрен саклау буенча мөһим миссиягә ия”, - дип ассызыклады ТР Дәүләт Советы Рәисе. 2011 елда Әтнә халык театры дәүләт статусына ия булуын искәртте ул. “Бу районның мәдәни тормышында гына түгел, ә бөтен республика өчен зур вакыйга, диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Коллектив яңа спектакльләр әзерли, репертуарын яңарта. Бу район мәдәни үсеш алсын өчен яңа этәргеч дип уйлыйм”
Район Советы утырышында ТР Дәүләт Советы депутатлары, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров катнашты.
ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән хезмәттәшлек итү бүлеге