Яңалыклар

25.02.2012
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында узган торак төзү һәм файдалануга тапшыру мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә алданган өлешчеләрнең йортларын төзү эшләрен тәмамлауга бәйле мәсьәләне контрольдә тотуны таләп итте һәм Россия Президентының әлеге мәсьәләне агымдагы ел ахырына кадәр хәл итү бурычын куюын искәртте.
25.02.2012
Казанда 2011 елда тулаем төбәк продукты (ВТП) 380,0 млрд. сум тәшкил итте, бу элеккеге елдагыдан 4,2 процентка артык; үзебездә җитештерелгән 209,3 млрд. сум күләмендә товар төяп җибәрелде һәм 2010 елдагыдан 40,3 млрд. сумга күбрәк булды; сәнәгатьнең җитештерү индексы 103,8 процент булып, төп үсеш химия, машина төзелеше тармакларында, нәшрият һәм полиграфия эшчәнлегендә күзәтелде.
25.02.2012
Татарстанда 2012 елда сафка бастыру күздә тотылган 2,4 миллион квадрат метр торакның 347 мең квадрат метры файдалануга тапшырылган инде. Бүген ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин ТР Президенты һәм Премьер-министры катнашында ТР Хөкүмәте йортында узган торак төзү һәм файдалануга тапшыру мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә әнә шул хакта хәбәр итте.
24.02.2012
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин хисап утырышында катнашты. Тукай районына килү белән парламент җитәкчесе район башлыгы Васил Хаҗиев озатуында Биклән авыл җирлегенә керүче Бакчасарай авылындагы Равил Миңнехуҗинның гаилә фермасында булды. Сөтчелек фермасы 30 баш мөгезлек эре терлеккә исәпләнгән. Фермада тәүлегенә 180 литр сөт савып алына. Ферманың хуҗасы сыерларның баш санын 130 башка җиткерүне максат итеп куя. Равил Миңнехуҗин хуҗалыгында 40 баш ат, шулай ук сарыклар бар.
24.02.2012
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков эш визиты белән Балык Бистәсе муниципаль районында булды. Татарстан Хөкүмәте башлыгы Дон-Урай авылында шәхси эшкуар Эльмира Габдриеваның ит юнәлешендәге гаилә фермасы белән танышты. Бүгенге көндә фермада 200 баштан артык мөгезле эре терлек исәпләнә. Илдар Халиков терлекләрне кышлатуга аерым игътибар юнәлтте, авылда шәхси эшкуарлыкны алып баруга бәйле проблемаларны кузгатты.
24.02.2012
ТР Премьер-министры Илдар Халиков бүген Биектау муниципаль районы Советы утырышында катнашты. Утырыш районның 2011 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләренә һәм 2012 елга бурычлар билгеләүгә багышланган иде.
24.02.2012
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Түбән Кама районына сәфәре вакытында территориаль җирле үзидарәне оештыру тәҗрибәсе белән кызыксынды. Спикер шәһәр һәм район советлары утырышында катнашты.
24.02.2012
Бүген Биектау районында РФ атказанган тренерлары Әсхәт Шәйхетдинов һәм Мәгас Сәхәбетдинов призларына билбаулы көрәш буенча VIII Бөтенроссия турниры ачылды. Ачылыш тантанасында ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
24.02.2012
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан духовный семинариясендә булды. Ул семинария ректоры, Казан һәм Татарстан архиепискобы Анастасий озатуында сәнгать сыйныфында булып, студентлар белән аралашты, аларның нинди материаллардан файдалануы белән кызыксынды.
24.02.2012
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Татарстанның Биектау районына эш сәфәре кысаларында янгын-сүндерү химия станциясендә һәм Үзәк район хастаханәсендә булды.

Битләр: << 1931 1932 ( 1933 ) 1934 1935 1936 1937 1938 1939 1940 >>