Яңалыклар

07.08.2012
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиянең атказанган спорт мастеры Юлия Зарипованы, Бөтенроссия җиңел атлетика федерациясе президенты Валентин Балахничевны, ТР Җиңел атлетика федерациясе президенты Хафиз Салиховны, ТР буенча ЭЭМ ның җиңел атлетика буенча команда җитәкчесе Илдар Зариповны Лондонда Олимпиадада Татарстан спортчыларының җиңүе белән котлады. Юлия Зарипова 3000 м каршылыклы йөгерү буенча алтын медальгә ия булды.
07.08.2012
Киләчәктә Татарстанда зарарлы бензин парларын һавага чыгармыйча махсус резервуарга туплый торган җайланма белән җиһазландырылган АЗС лар саны артырга мөмкин. Шушындый җайланма белән җиһазландыру таләбе, беренче чиратта, торак массивларга якын төзелә торган ягулык салу станцияләре алдына куела. Аны ягулык резервуарлары саклана торган эре сәнәгать предприятиеләрендә дә кулланылышка кертү мөмкинлекләре карала. Бүген исә сыек мотор ягулыгы парларын һавага чыгармыйча, резервуарга туплый торган җайланма Казанда - “ТатГазСервис” җәмгыятенә караган бер АЗСта сынау үтә. Бүген ул ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка презентацияләнде.
07.08.2012

Бүген ТР Хөкүмәте йортында соңгы 7 айда Татарстан биләмәләрендәге юлларда килеп чыккан транспорт һәлакәтләре һәм шуларга сәбәпче булган факторлар турында сүз булды.

07.08.2012

EF Education First компаниясе республиканың татар теле белгечләре ярдәмендә “ТатарТаун” он-лайн мәктәбе проектын эшләячәк. ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның бүген EF Education First компаниясе җитәкчелеге белән очрашуында шул хакта сүз барды.

06.08.2012
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ТР Премьер-министры – ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белән берлектә Балык бистәсе, Теләче һәм Питрәч районнарында урып-җыю барышы белән танышты.
05.08.2012

Казанда Воровский урамында икенче пассажир вокзалы ачылды. Ачылу тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "Российские железные дороги" ААҖ президенты Владимир Якунин, "РЖД" ААҖ филиалы – Тимер юл вокзаллары дирекциясе башлыгы Сергей Абрамов, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин , Казан мэры Илсур Метшин, “РЖД” ААҖ филиалы - Горький тимер юллар башлыгы Анатолий Лесун катнашты.

04.08.2012
Бүген Казанга “Россия тимер юллары” ААҖ президенты Владимир Якунин килде. “Казан” халыкара аэропортында Владимир Якунинны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Горький тимер юлы җитәкчесе Анатолий Лесун, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин каршы алды.
04.08.2012
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фехтование буенча Россия җыелма командасының баш тренеры Владислав Павловичны, фехтование буенча Олимпия резервындагы балалар-яшүсмерләр мәктәбе директоры Илдар Шәймардановны, халыкара класслы Россия спорт мастеры Камилла Гафурҗанованы Лондонда олимпиадада җиңү белән котлады.
04.08.2012
Бүген ТР Хөкүмәт йортында видеоконференция режимында узган республика киңәшмәсендә Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының ТР буенча Дәүләт идарәсе җитәкчесе Рафис Хәбибуллин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка хәбәр итү системасын тикшерү нәтиҗәләре турында белдерде.
03.08.2012
3 августта Татарстан Республикасы Дәүләт Советының чираттан тыш утырышы узды. Әлеге утырышта "Татарстан Республикасында дини экстремистлыкка профилактика ясау һәм аңа каршы тору буенча чаралар" мәсьәләсе буенча карар кабул ителде.

Битләр: << 1871 1872 1873 1874 1875 ( 1876 ) 1877 1878 1879 1880 >>