Рөстәм Миңнеханов мотор ягулыкларының җиңел фракцияләрен тотып алу җайланмасын тәкъдим итү чарасында катнашты
07.08.2012Киләчәктә Татарстанда зарарлы бензин парларын һавага чыгармыйча махсус резервуарга туплый торган җайланма белән җиһазландырылган АЗС лар саны артырга мөмкин. Шушындый җайланма белән җиһазландыру таләбе, беренче чиратта, торак массивларга якын төзелә торган ягулык салу станцияләре алдына куела. Аны ягулык резервуарлары саклана торган эре сәнәгать предприятиеләрендә дә кулланылышка кертү мөмкинлекләре карала. Бүген исә сыек мотор ягулыгы парларын һавага чыгармыйча, резервуарга туплый торган җайланма Казанда - “ТатГазСервис” җәмгыятенә караган бер АЗСта сынау үтә. Бүген ул ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка презентацияләнде.
Әлеге җайланма автомобильләргә ягулык салу станцияләрендәге резервуарлардан һәм автомобиль бакларыннан ягулык салганда чыга торган зарарлы матдәләрне сизелерлек киметергә мөмкинлек бирә. “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин аңлатканча, ягулык салу җайланмасына зарарлы парларны эчкә тарта торган ваккуумлы насос урнаштырыла. Аның ярдәмендә бензин парлары махсус савытка җыела бара, конденсацияләнеп кире сыек ягулыкка әйләнә. “Бу очракта нефть продуктын югалту микъдары да кими. Ләкин монысы иң мөһим әйбер түгел, иң мөһиме – экологик проблеманы чишү”, -дип ассызыклады ул.
Нокса авышлыгы урамында урнашкан АЗСка куелган бу җайланма әлегә республикада бердәнбер. Агымдагы елның 18 маенда аны монтажлау эшләре тәмамланып, 25 июньнән - җайланма сәнәгый эксплуатациядә. Рафинат Яруллин сүзләренә караганда, Мәскәүдә бензин парларын тотып кала торган җайланмаларны куллану тәҗрибәсе бар инде. Әмма Татарстанда кулланылучы җайланма күпкә камилрәк, ди ул. Бездәге җайланма Алманиянең танылган бер компаниясе тарафыннан эшләнгән. Компания җитәкчелеге бүген презентация вакытында Татарстан Президентына аны республикада җыю өчен уртак предприятие төзергә, җирле компанияләр белән хезмәттәшлекә әзер булуларын җиткерде.
Хәзер максат - әлеге җайланманы республиканың эре шәһәрләрендә торак массивлары янында урнашкан АЗСларга урнаштыру. ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына Татарстанда ягулык-энергетика ресурсларын рациональ файдалану идарәсе белән берлектә республикадагы АЗСларны әлеге җайланма белән җиһазландыру программасын эшләү бурычы куела. Шушы ук идарә ике ай вакыт эчендә Казан, Әлмәт, Түбән Кама, Чаллы шәһәрләренең торак районнарында урнашкан һәм әлеге комплекс белән беренче чиратта җиһазландырылырга тиешле АЗСлар исемлеген формалаштырырга тиеш.
Белгечләр аңлатуынча, бензин парларын тоткарлап махсус резервуарга җибәрүче әлеге җайланманың нәтиҗәлелеге югары – 97,6 процентка кадәр. Республикадагы барлык АЗСларга шундый җайланма урнаштырганда, атмосферага чыгарылучы зарарлы матдәләрнең еллык күләме 33,4 мең тоннага кимиячәк, дип фаразлана.
Бу җайланманы урнаштыру, билгеле, зур финанслар сорый. Шуңа предприятиеләр әлегә бу яңалыкны үзләрендә сынарга бик ашыкмый икән. Аны бер АЗСка урнаштыру өчен кирәкле сумманы әлегә коммерция сере итеп саклыйлар. Һәрхәлдә җайланманы кайтару буенча җаваплы “АЛЛ ИМПЕКС 2011” компаниясе генераль директоры Михаил Евсеев шулай дип белдерде. “Җайланманың бәясе аның белән күпме ягулык станциясенең җиһазландырылуына бәйле булачак”, -дию белән генә чикләнде.
Татарстан Президенты җайланма белән танышып чыкканнан соң, аны беренче чиратта, эре шәһәрләрдә – торак зоналар янындагы АЗСларга урнаштыру зарурлыгын күтәреп, “ТАИФ-НК” белән “ТАНЕКО”да да аны сәнәгый максатларда урнаштыру мөмкинлекләрен карарга кушты.
ТР Президенты матбугат хезмәте