Быел Татарстанда суда йөзә торган һәм сазлык-болын кошларын аулау 1 сентябрьдә башлана. Моңа кадәр 18 августта үрдәк һәм казларны атуны башларга планлаштырылган иде. Татарстан урманнарында янгын чыгу мөмкинлеге көчле булу сәбәпле, ату вакытын үзгәртергә туры килгән. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында ТР Хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм куллану идарәсе башлыгы урынбасары Федор Батков хәбәр итте.
Бүген иртә белән Казанда Декабристлар урамында урнашкан “Татмедиа” ААҖ бинасында акционер җәмгыятьнең генераль директорын тәкъдим итү булды. Ул - Ирек Миннәхмәтов.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов төзелеш объектлары буйлап эшлекле сәфәр кылганда яңа IT-лицейда, Республика клиник хастаханәсендә һәм Балалар республика клиник хастаханәсендә, ишү каналында һәм Универсиада матбугат үзәгендә булды. Республика башлыгын ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, Казан мэры Илсур Метшин озата барды.