Яңалыклар

11.08.2012
Татарстанда 10 августка 1 миллион 312 мең кв.метр торак сафка бастырылган, бу еллык биремнең 53 процентын тәшкил итә. Ел ахырына кадәр тагын 1 миллион 168 мең кв.метр торак төзергә һәм сафка бастырырга кирәк. Бу хакта бүген торак төзелеше һәм сафка бастыру, Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү, авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерү буенча республика адреслы программасын тормышка ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
11.08.2012
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов социаль ипотека республика программасы буенча төзелә торган торак йортларның сыйфаты өчен җаваплы булган барлык кешеләргә кискен тәныйть сүзен белдерде.
10.08.2012
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе, “Яңарыш” республика фонды попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Свияжски утрау-шәһәрчегенә эш сәфәре кылды һәм төзелеш, төзекләндерү эшләре барган объектларны карады.
10.08.2012
Татарстан Республикасы Президенты указы белән Татарстан Республикасы Президентының мәгълүмати-аналитик идарәсе юкка чыгарылып, яңа структур бүлекчәләр булдырылган: Татарстан Республикасы Президенты Эксперт идарәсе (идарә башлыгы – Исмәгыйлев Булат Ибраһим улы), Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының махсус проектлар бүлеге (бүлек җитәкчесе – Шәмсетдинов Рамил Равил улы), Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының Татарстан Республикасы рәсми порталы эшчәнлеген координацияләү бүлеге (бүлек җитәкчесе – Чупаева Мария Андреевна).
10.08.2012

9 августта Мәскәүдә һәр елны уздырыла торган “Рамазан чатыры” мәдәни-хәйрия проекты кысаларында ТР кичәсе һәм бәйрәм ифтары үтте. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Кичәдә якынча 300 кунак, алар арасында – күренекле сәясәтчеләр, мәдәният һәм сәнгать хезмәткәрләре, танылган табиблар һәм башкаланың галимнәре, Россия һәм БДБ республикалары вәкилләре катнашты.

09.08.2012
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе, “Яңарыш” республика фонды попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгар дәүләт музей-тыюлыгында булды. Ул “Татарстанның мәдәни мирасы: борынгы Болгар шәһәре һәм Свияжски утрау-шәһәрчеге” проекты кысаларында төзелеш, археология, торгызу һәм реставрация эшләре белән танышты.
08.08.2012
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов С.М.Киров исемендәге Санкт-Петербург дәүләт урман техник университеты ректоры Андрей Селиховкин белән очрашты.
08.08.2012
Бүген ТР Президенты республиканың көньяк-көнчыгыш районнарында урып җыю эшләренең барышы белән танышуны дәвам итте. Ул Мөслим, Минзәлә районнарында булганнан соң, Тукай районына юнәлде.
08.08.2012
Бүген иртән Татарстан Президенты Мөслим, Минзәлә һәм Тукай муниципаль районнарындагы урып җыю эшләренең барышы белән танышты. Республика башлыгын ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озатып йөрде.
07.08.2012
ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның республиканың көньяк-көнчыгыш районнары буйлап эшлекле сәфәре Азнакай муницпаль районында булу белән тәмамланды. Аерым алганда, Татарстан башлыгы “Союз Агро” ҖЧҖ Актүбә регинональ җитештерү комплексы кырларында булды. Монда ул район хуҗалыклары җитәкчеләре һәм авыл хуҗалыгы сәнәгате ветераннары белән очрашты, урып җыю эшләренең барышы, бүген авыл хезмәтчәннәрен борчыган мәсьәләләр белән кызыксынды.

Битләр: << 1871 1872 1873 1874 ( 1875 ) 1876 1877 1878 1879 1880 >>