Яңалыклар

27.07.2012
Бүген “Ачык Хөкүмәт” белән хезмәттәшлек итүче РФ министры Михаил Абызов һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, бу көннәрдә “Казан” тау чаңгысы комплексында узучы Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең җәйге кампусында булды. Татарстан башлыгы һәм “Ачык хөкүмәт” эше өчен җаваплы министр кампуста катнашучылар һәм Татарстан яшьләр оешмалары вәкилләре белән очрашты.
27.07.2012
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Eastern Beverage Company S.A. инвестицион компаниясе хуҗасы Нил Смит һәм Кырым Автономияле Республикасының Украинаның Югары Радасындагы депутаты Андрей Охлопков белән очрашты.
26.07.2012
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә эш сәфәрендә. Ул сәфәр кысаларында "Казан" халыкара аэропорты - "Казан" тимер юл станциясе маршруты буенча йөри торган тизйөрешле составны тәкъдим итүдә катнашты.
26.07.2012
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов урып-җыю эшләре белән танышу максатыннан Чүпрәле, Буа һәм Тәтеш районнарында булды.
26.07.2012
Агымдагы елның 5 маенда Чаллы шәһәренең Энтузиастлар бульварында булган фаҗига буенча җинаять эшен тикшерү тәмамланган. Якын көннәрдә материаллар судка юлланачак. Бу хакта бүген Казан Кремлендә узган чарада РФ Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин хәбәр итте. Ул бала гомерен коткарганда һәлак булган 12 яшьлек Данил Садыйковның әти-әнисенә гаеплеләрнең лаеклы җәзасын алачагын ышандырды.
Агымдагы елның 12 июлендә РФ Президентының экстремаль шартларда кеше гомерен коткаруда күрсәткән батырлыгы өчен Данил Садыйковны үлгәннән соң “Батырлык ордены” белән бүләкләү турындагы Указы дөнья күргән иде. Тикшерү комитеты башлыгы бүген Казан Кремлендә Данилның әти-әнисе – Айдар һәм Наталья Садыйковларга шушы дәүләт бүләген тапшырды. Чарага Данилның кыз туганы Диана да килгән иде. Очрашу һәм бүләкләү чарасы ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узды.
26.07.2012
ТР Президенты Рөстәм Миңнеахнов Россиядә кыска көпшәле коралны легальләштерүгә каршы булуын белдерде. Бу хакта ул бүген республиканың бер төркем ММЧ вәкилләренә “Корал турында”гы законны реформалаштыру мәсьәләсенә аңлатма биргәндә белдерде.
26.07.2012
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Worldskills International халыкара коммерцияле булмаган оешма башлыгы Саймон Бартли белән очрашты. Очрашуда шулай ук Worldskills International халыкара хәрәкәтенең Россиядән рәсми делегаты Лидия Фролова, ТР Президенты ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, вице-премьер – Сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Песошин катнашты.
25.07.2012
Бүген Казанда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Американың Carnegie Mellon University iCarnegie бүлеге директоры Гил Таран белән очрашты. ТР Хөкүмәт йортында узган очрашуда Татарстан Президенты ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, вице-премьер – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, республика мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры Илшат Гафуров катнашты.
25.07.2012
Бүген Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм эшмәкәрлек җәмгыяте, мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәләре вәкилләре белән төбәктәге социаль-икътисади вәзгыять буенча фикер алышты.
25.07.2012
Nike компаниясе Татарстан Республикасы белән партнерлык мөнәсәбәтләрен үстерергә ниятли. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда “Найк” (Nike) генераль директоры Эрик Куэно белдерде. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында узды.

Битләр: << 1871 1872 1873 1874 1875 1876 1877 1878 ( 1879 ) 1880 >>