Яңалыклар

01.08.2012
Бүген Татарстан җитәкчелегенә Казанда Иннополис яңа шәһәре төзүнең RSP Architects Сингапур компаниясе әзерләгән җентекле мастер-планы тәкъдим ителде. Мастер-планны ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка, республика Хөкүмәте вәкилләре, министрлыклар, төзелеш һәм проектлау оешмалары җитәкчеләренә Хөкүмәт Йортында RSP Architects компаниясе директоры Лиу Тай Кер тәкъдим итте.
31.07.2012
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Алексеевски, Әлки, Нурлат һәм Спас районнары хуҗалыклары кырларында уңыш җыю кампаниясе барышы белән танышты. Аны ТР Премьер-министр урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озатып йөрде.
31.07.2012
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Рсепубликасы Дәүләт киңәшчесе, ТР Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу фондының Попечительлек советы Рәисе Минтимер Шәймиев Свияжски Тарих музееның һәм “Свияжски утрау-шәһәрчеге” сәнгать музееның даими экспозициясен булдыру мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде.
31.07.2012
Республикада бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар уңышын җыю дәвам итә. Бу атна республика аграрийлары өчен максималь хезмәт җитештерүчәнлеге атнасы булачак. Һәр район, һәр хуҗалык алдына тәүлегенә бөртеклеләр мәйданының кимендә 4 процентында урып-җыю эшләрен алып барырга дигән бурыч куелган. Бу хакта бүген Хөкүмәт йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җиткерде. Очрашу Татарстанда 2012 ел урагының барышына багышланган иде.
30.07.2012
Лениногорск районы Кирлегәч авылында Ватанны азат итү өчен үз тормышларын аямыйча көрәшкән совет сугышчыларына, сугышта ирләрен һәм улларын югалткан хатыннарга һәм аналарга багышланган Хәтер көне булды. Монда тантаналы рәвештә сугышчы-авылдашларга, һәлак булганнарның хатыннарына һәм аналарына багышланган мемориаль комплекс ачылды. Ачылу тантанасында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
30.07.2012
Бүген Хөкүмәт йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ Директорлар советы утырышы узды. Республиканың нефть, газ, химия комплексы предприятиеләренең узган ярты елдагы эш нәтиҗәләре хакында холдингның генераль директоры Рафинат Яруллин хисап тотты. Аның сүзләренә караганда, 2012 елның языннан дөньяда икътисади кризисның яңа дулкыны чыгу ихтималы хакында актив фикер алышулар бара. Шул ук вакытта Россия һәм Татарстан статистикасында икътисади кризис билгеләре сизелми. Узган 6 айда Татарстанда сәнәгатьтә җитештерү индексы 106,4 процент тәшкил иткән. Төзелеш эшләре күләме 9 процентка, ваклап сату әйләнеше – 20, реаль хезмәт хакы күләме – 16 процентка арткан. Эшсезлек кимегән.
30.07.2012
Бүген Хөкүмәт йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Татнефть” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Анда компаниянең беренче яртыеллыктагы бюджеты үтәлеше тикшерелеп, август аена бюджет кабул ителде.
28.07.2012
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов гражданнарга дәүләт хезмәтен күрсәтү буенча күпфункцияле үзәктә булды. Республика башлыгы үзәкнең эшчәнлеге белән танышты һәм анда булучылар белән аралашты.
28.07.2012
ТР Алксеевский районында инде 10 нчы тапкыр бөтен Россиядән һәм якын чит илдән, "Алексеевские перезвоны" Кыңгырау чыңы фестивалендә катнашу өчен, кыңгыраучылар җыелды.
28.07.2012
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Русьне чукындыру көнендә сәламләү сүзе белән татарстанлыларга мөрәҗәгать итте.

Битләр: << 1871 1872 1873 1874 1875 1876 1877 ( 1878 ) 1879 1880 >>