Фәрит Мөхәммәтшин: "Урып-җыю эшләренең яртысыннан артыгы башкарылды"

06.08.2012

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ТР Премьер-министры – ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белән берлектә Балык бистәсе, Теләче һәм Питрәч районнарында урып-җыю барышы белән танышты.

Теләче районы басуларын караганнан соң, алар Олы Мишә авылы янындагы кукуруз басуында җирле авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре, җирле үзидарә башлыклары һәм фермерлар белән сөйләште. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урып-җыю эшләрен вакытында һәм яхшы сыйфат белән төгәлләү зарурлыгын билгеләп үтте. Марат Әхмәтов авыл хезмәтчәннәренә лаеклы түләү, квалификацияле кадрлар әзерләү кебек проблемаларга тукталды.

Сөйләшү вакытында Фәрит Мөхәммәтшин республиканың төрле почмакларында радикаль исламның таралу куркынычы белән бәйле проблеманың җитдилеген билгеләп үтте. Ул авыл җирлегендә яшәүчеләр Татарстанның мөселман өммәте өчен ят булган идеяләрне таратучы кешеләр йогынтысына бирелмәсен өчен, уяулыкны югалтмаска чакырды.

Очрашу тәмамлангач, спикер районның иң яхшы механизаторларына Рәхмәт хатлары һәм акчалата премияләр тапшырды.

Журналистлар белән сөйләшү вакытында Фәрит Мөхәммәтшин хәзерге вакытта кырларның яртысыннан артыгында игенннәрнең урып-җыелуын, эшләрнең көйле һәм уңышлы баруын белдерде. Аның сүзләренә караганда, 3,5 миллион тонна уңыш җыеп алуга ирешеп була. Ул Теләче районында урып-җыюның актив баруын ассызыклап үтте.

Марат Әхмәтов үз чиратында игенчеләрнең ашлык җыеп алу тизлеген саклап эшләүләрен хәбәр итте. “Бүгенге көндә тәүлек саен иген мәйданнарының 3,5-4 проценты урып-җыелырга тиеш”, - диде ул. Министр быел шулай ук рапс культурасының табыш китерүен билгеләп үтте.

Эш сәфәре вакытында Фәрит Мөхәммәтшин Теләче янындагы җирлектә автомобиль шиналарын үтилләштерү заводы, район үзәгендәге 16 фатирлы ике катлы йорт (торакның яртысы – Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм фронтовикларның тол хатыннарына, яртысы – социаль ипотека программасында катнашучыларга) төзелеше, төзекләндерелгән балалар бакчасы белән танышты.


ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, 845 мең гектардан 1 824 000 тонна икмәк җыеп алынган. Бу бөтен мәйданның 56 проценты дигән сүз.

Республикада уртача бер гектардан 21,6 центнер ашлык чыга. Актаныш, Сарман, Зәй, Балтач, Апас районнарында күрсәткечләр бик яхшы.

Агымдагы атнада 1 миллион тонна ашлык җыеп алу бурычы куела. Һәр район, һәр хуҗалык тәүлек саен бөтен мәйданның 4 процентын урып-җыярга тиеш.

ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән элемтә бүлеге