Рөстәм Миңнеханов: “Халыкка хәбәр итү системасы нәтиҗәле булырга тиеш”
04.08.2012Бүген ТР Хөкүмәт йортында видеоконференция режимында узган республика киңәшмәсендә Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының ТР буенча Дәүләт идарәсе җитәкчесе Рафис Хәбибуллин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка хәбәр итү системасын тикшерү нәтиҗәләре турында белдерде.
Искәртеп узабыз, 28 июльдә сәгать 10 нан 12 сәгатькә кадәр Татарстанда үзәкләштерелгән хәбәр итүнең автоматлаштырылган төбәк системасы әзерлеген чираттан тыш тикшерү үткәрелде. Халыкка хәбәр итү өчен урам электр сиреналары һәм хәбәр итү корылмалары җибәрелде, SMS-хәбәр җибәрү оештырылды, телевидение һәм радио мөмкинлекләре кулланылды. Сирена тавышы “Барыгызга да игътибар! кисәтү сигналы бирүне аңлата, аның буенча радио һәм телевизорны җибәреп махсус хәбәрне тыңлау кирәк.
Р.Хәбибуллин билгеләп үткәнчә, мондый дәрәҗәдәге тикшерү Татарстанда 20 ел элек үткәрелгән булган. “Бу вакыт эчендә хәбәр итү системасына мөнәсәбәт үзгәрде һәм яхшы якка түгел”, - дип билгеләп үтте ул.
Республиканың 37 районында хәбәр итү системасы тикшерелде, үз вакытында моның өчен махсус җиһаз куелмау нәтиҗәсендә 7 районда система эшләмәде. Республиканың муниципаль район җитәкчеләренә телеграмма буенча хәбәр ителде, алар гадәттән тыш хәл турындагы сигнал алуларын расларга тиеш иде.
Нәтиҗәдә, 30 минуттан соң бары тик Мөслим, Буа һәм Кама Тамагы башлыклары гына телеграмма алуларын хәбәр итте. Бер сәгатьтән республиканың 11 районы сигнал алуын белдерде, 2 сәгатьтән – 19 район, 3 сәгатьтән – 4.
Берничә тапкыр хәбәр итеп торганнан соң, бары тик 5 сәгатьтән соң генә махсус хәбәр алулары турында Питрәч, Зәй һәм Лениногорски районнары белдерде,ә Ютазы, Минзәлә һәм Менделеевски районнары 6 сәгатьтән соң раслады.
“Безнең схема буенча муниципаль берәмлек башлыгы гадәттән тыш хәл турында кисәтү телеграммасы алуы турында хәбәр иткән вакыттан соң гына районда халыкка хәбәр итә башлаганнар дип саныйбыз. Шулай итеп 3 районда гына кешеләргә хәбәр итү оештырылган, калганнар хәбәр итмәгән булып чыга”, - дип билгеләп үтте Р.Хәбибуллин.
Аның сүзләренә караганда, Татарстанда 290 электр сиренасы куелган, аларның 272се генә җибәрелгән, 140ы автоматик режимда, калганнары кулдан җибәрелә.
“Беренче сәгатьтә Татарстанда яшәүчеләрнең 76 процентына белдерелгән. Без республика буенча хәбәр итүне оештыра алмадык булып чыга”, - дип белдерде министр һәм 1982 елда Татарстанда җибәрелгән хәбәр итү системасы эшләми инде дип өстәде.
10-15 минут дәвамында эшли башлый торган яңа формадагы хәбәр итү системасы бар. Бу мәсьәлә буенча тәкъдимнәр карала, дип белдерде Р.Хәбибулллин. Республикада хәбәр итү системасын тикшерү вакытында тиешле нәтиҗәгә ирешә алмадык, дип ассызыклады ул. Аның сүзләренә караганда, яңа хәбәр итү системасы кирәк, моннан тыш, район башлыкларына мәгълүмат һәр кешегә җиткерелсен өчен системаларга ревизия үткәрү зарур.
“Крымскидагы соңгы вакыйгалар хәбәр итү системасы нәтиҗәле булырга тиешлеген күрсәтте, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. – Без теләсә нинди вазгыятькә әзер булырга тиеш. Хәбәр итү системасы – халык куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен мөһим. Крымскидагы фаҗига җирле хакимиятнең мондый һаләкәтләргә әзер булмавын белдерде, шуңа күрә бу юнәлештә эшләү зарур”.
Ул республикада заманча хәбәр итү системасын кертү буенча тәкъдимнәр әзерләүне йөкләде. “Бу мәсьәләгә бик җитди карау зарур”, - дип ассызыклады ТР башлыгы.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы