Яңалыклар

19.07.2012
Җитәкчелек һәм хокук саклау органнары тарафыннан Татарстанда экстремизм үсешенә йогынты ясаучы затларга карата иң катгый чаралар күреләчәк. Бу хакта бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов республика муниципаль берәмлекләре башлыклары белән видеоконференция режимында узган киңәшмәдә белдерде.
19.07.2012
Бүген Казанда кылынган җинаять террорлык акты буларак карала. Бу хакта бүген Казанда журналистларга РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич Диния нәзарәтенең уку-укыту бүлеге җитәкчесе Вәлиулла Якупов үтерелү һәм ТР мөфтие Илдус Фәизовка һөҗүм ясалу фактын шәрехләде.
19.07.2012
Бүген Казан Кремлендә ТР Дәүләт Киңәшчесе, ТР тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу Республика фонды Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев “Габдрахман сәхабә коесы” комплексы территориясенең аерым объектларында саклsr корылмалары төзелеше мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде.
19.07.2012
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Республика клиник хастаханәсендә ТР Диния нәзарәте рәисе мөфти Илдус Фәизнең хәлен белеште. Инде хәбәр ителгәнчә, машинасында булган шартлаудан соң, тән җәрәхәтләре алган мөфти әлеге хастаханәгә озатылган иде.
19.07.2012
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Казанда ТР Мөселманнары диния нәзарәте рәисе мөфти Илдус хәзрәт Фәизгә һөҗүм, Диния нәзарәтенең уку-укыту бүлеге җитәкчесе Вәлиулла хәзрәт Якуповны үтерү вакыйгалары уңаеннан шәрехләмәләрен бирде.
19.07.2012
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген башкаланың тарихи үзгендә кабат экскурсиядә булды. Республика башлыгы реконструкциягә мохтаҗ обектларны карады, дип хәбәр итә Президентының матбугат хезмәте. Татарстан Президентын экскурсиядә ТР прокуроры Кафил Әмиров, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, профильле министрлык-ведомстволар җитәкчеләре озатып йөрде.
18.07.2012
Октябрь башында Казанда РФ субъектларында бала хокуклары буенча вәкилләрнең VI Бөтенроссия съезды уза. Бу хакта бүген журналистларга РФ Президенты каршындагы бала хокуклары буенча вәкил Павел Астахов ТР Хөкүмәт йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашудан соң белдерде.
18.07.2012
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркиянең Казандагы Генераль консулы Әхмәт Акынты белән очрашты. Хөкүмәт йортында узган очрашуда ТР Президентының тышкы элемтәләр департаменты директоры Эдуард Хәбибуллин катнашты.
18.07.2012
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда “Россия тимер юллары” ААҖ филиалы - Горкий тимер юлы җитәкчесе Анатолий Лесун белән очрашты.
18.07.2012
Татарстанда тотрыклы оператив вазгыять саклана.Бүген ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының агымдагы елның беренче яртысындагы эш нәтиҗәләре игълан ителгән коллегиядә министр Артем Хохорин шулай дип белдерде. Коллегиядә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ эчке эшләр министры урынбасары–статс-секретарь Игорь Зубов, ТР Премьер-министры урынбасары Әсгать Сәфәров, ТР Прокуроры Кафил Әмиров һ.б. катнашты.

Битләр: << ( 1881 ) 1882 1883 1884 1885 1886 1887 1888 1889 1890 >>