Казанга “Россия тимер юллары” ААҖ президенты килде
04.08.2012Бүген Казанга “Россия тимер юллары” ААҖ президенты Владимир Якунин килде. “Казан” халыкара аэропортында Владимир Якунинны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Горький тимер юлы җитәкчесе Анатолий Лесун, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин каршы алды.
Иртәгә Владимир Якунин Казанга сәфәре кысаларында, төзекләндерүдән соң “Казан-2” транспорт узелын ачуда катнашачак.
ТР Президенты матбугат хезмәте