Бүген Казанга Яңа үсеш банкы президенты Дилма Роуссефф ханым килде.
Дилма Роуссефф БРИКСНЫҢ 16 нчы саммиты чараларында катнашачак.
Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында Роуссефф ханымны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм башка рәсми затлар каршы алды.