Рөстәм Миңнеханов БРИКС көннәрендә чикләүләр турында искәртте һәм татарстанлыларны аларга җаваплы карарга өндәде: җитди чикләүләр булачак, бу - зарурият

19.10.2024

Дәүләт башлыклары саммиты 2024 елда БРИКСта Россия рәислегенең төп вакыйгасы булып тора. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде.

Традицион киңәшмә барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Рөстәм Миңнеханов БРИКСның 16 нчы саммиты вакытында Татарстан башкаласы Казанда кертелә торган чикләүләр турында искәртте.

"Ил җитәкчелеге, Россия Президенты Владимир Путин бу бурычны – зур колачлы вакыйга уздыруны Татарстанга йөкләделәр, – дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. - Һәм без моны зур ышаныч һәм җаваплылык дип саныйбыз. Барысын да оештырырга, мцмкин кадәр кунакчыллыкны тәэмин итәргә, оештыру мәсьәләләрен хәл итүдә ярдәм итәргә кирәк. Дәүләт лидерлары, кунаклар күп булачак. Алдынгы төркемнәр безнең белән бергә эшли инде».

Саммит көннәрендә кертелә торган чикләүләр турында сөйләгәндә, Рөстәм Миңнеханов болай диде: «Барыннан да элек Казан һәм шәһәр яны районнары халкына мөрәҗәгать итәм. Бу даталарда - 21 октябрьдән 25 октябрьгә кадәр - җитди чикләүләр булачак. Бу - зарурият.

Халыкара чараны әзерләү һәм уздыруга бәйле рәвештә югары иминлек чараларын тәэмин итү мөһим». "Саммит -безнең илдә дәүләт башлыклары катнашында зур вакыйга, һәм бу билгеле бер хәл ителешләр таләп итә, - дип дәвам итте Рөстәм Миңнеханов. - Без БРИКСның шәһәрне үзгәртүгә өлеш керткәнен күрәбез. Аэропорт комплексын яңарту буенча бик зур эш башкарылды - бу перрон да, башка мәсьәләләр дә. Казанда да үзгәрешләр күп - автомобиль юллары, йорт фасадлары, җәмәгать транспорты, кунакчыллык объектларын арттыру. Ахыр чиктә, бу уңайсызлыклар соңыннан шәһәр халкы өчен дә, Казан кунаклары өчен дә уңайлыклар булачак. БРИКС саммиты чараларын уздыру - ул гомумдәүләт бурычы, һәм безнең һәрберебез моңа җаваплы карарга тиеш».


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.