Рөстәм Миңнеханов Яңа үсеш банкы президенты Дилма Роуссефф белән очрашты

20.10.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Яңа үсеш банкы президенты Дилма Роуссефф белән очрашты. Ул БРИКС саммиты чараларында катнашу өчен Шанхай - Казан туры рейсында килде.

Республика Рәисе, кунакны сәламләп, Татарстан өчен мондый әһәмиятле чараны кабул итүнең мөһимлеген билгеләп үтте. «Республикабызда әйдәп баручы илләр һәм халыкара оешмалар лидерларын - илебез Президентының мактаулы кунакларын кабул итү безнең өчен югары дәрәҗә һәм зур җаваплылык», - дип ассызыклады ул.

Дилма Роуссефф мондый саммитларны төбәкләрдә уздыруның мөһимлеген билгеләп үтте, Казанга соклануын ассызыклады. "Шунысы гаҗәп, мин генә түгел, без барыбыз да Казан белән танышачакбыз. Мин БРИКС банкын тәкъдим итәм, без инвестицияләр белән шөгыльләнәбез, һәм без илләрне генә белергә тиеш түгел, без аларның нинди төбәкләрдән торуын аңларга тиеш», - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, республиканың банк белән беренче контрактлары 2018 елда башкарылган. Ул вакытта финанс оешмасының элеккеге президенты белән хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышканнар. Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, республика, эре сәнәгать һәм икътисадый үзәк буларак, Россиянең терәк төбәкләренең берсе булып тора. Татарстан йөк автомобильләре җитештерүчеләрнең иң эреләреннән санала, икътисадның нигезе - нефть чыгару һәм нефть эшкәртү, авиатөзелеш яхшы үсеш алган. «Без инвестицияләр җәлеп итү буенча актив эшлибез, ел саен илкүләм рейтингта иң яхшы төбәкләр өчлегенә керәбез», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Республика Рәисе Татарстанның элек игълан ителгән, республиканың кайбер тарихи җирлекләре территорияләрен һәм инфраструктурасын комплекслы үстерүгә бәйле проектлары буенча эшне яңартырга тәкъдим итте.

Белешмә өчен: Яңа үсеш банкы - халыкара финанс оешмасы, БРИКС әгъзалары булган илләр (Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка республикасы) оештырган үсеш банкы. Банкның максаты - БРИКС дәүләтләрендә инфраструктура проектларын финанслау. Штаб-фатиры Шанхайда урнашкан.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.