Бүген төштән соң Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Бәйсез һөнәр берлекләре федерациясе рәисе Михаил Шмаков белән очрашты.
Очрашу Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.
Һөнәр берлелкәре хәрәкәтен үстерү, төбәк һөнәр берлекләре алдында торган актуаль бурычларны хәл итү, эшче һөнәрләренең абруен ныгыту буенча алга таба эш мәсьәләләре һ. б. хакында фикер алыштылар.
Очрашуда «Татарстан Республикасы һөнәр берлекләре федерациясе» берлеге рәисе Елена Кузьмичева катнашты.