Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы МХО ветераннары ассоциациясенең Координацион советы әгъзалары белән очрашты

16.10.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Махсус хәрби операция ветераннары ассоциациясенең Координацион советы әгъзалары белән очрашты. Очрашу ТР ДОСААФ бинасында узды.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүген татарстанлылар МХО зонасында хәрби бурычларын намус белән үтиләр, батырларча Ватан иминлеге өчен көрәшәләр. "МХОдә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү - иң мөһим дәүләт бурычы. Махсус операциянең беренче көннәреннән үк без фронттагы сугышчыларыбызга кирәкле ярдәм күрсәтәбез, гуманитар миссияләрдә актив катнашабыз. Бу эшкә барлык дәүләт хакимияте органнары һәм муниципалитетлар, безнең предприятиеләр, кече һәм урта бизнес, иҗтимагый берләшмәләр һәм дини оешмалар, ихтыярыйлар һәм республикабызның гади халкы кушылды», - диде ТР Рәисе.

Ул билгеләп үткәнчә, МХО ветераннарына ярдәм итү һәм аларны социаль адаптацияләү өстенлекле бурыч булып тора. Узган елдан Россия Президенты инициативасы буенча төзелгән «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды филиалы эшли. Бүген оештыру җыелышы узды, аның кысаларында Татарстан Республикасы Махсус хәрби операция ветераннары ассоциациясен төзү турында карар кабул ителде. Яңа оешманың рәисе итеп ТР Премьер-министры ярдәмчесе, генерал-лейтенант Владимир Майстренко сайланды.

Рөстәм Миңнеханов генералның «кайнар нокталарда» зур хәрби тәҗрибәсе барлыгын, Төньяк Кавказ төбәгендә, Сүриядә хәрби хәрәкәтләрдә һәм Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашуын билгеләп үтте. 2014-2017 елларда Казан югары хәрби танк училищесын җитәкли. Шулай ук Ассоциация эшенә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Әфганстан Республикасындагы хәрби хәрәкәтләр һәм Төньяк Кавказ төбәге территориясендә террорчылыкка каршы операцияләр ветераннары мәсьәләләре буенча Координация советы рәисе, «Ак Барс «Холдинг компаниясе» ААҖ генераль директоры Иван Егоров җәлеп ителәчәк.

"Бәхәссез, Ассоциация төзелү - бик дөрес адым. МХО ветераннары, аларның гаилә әгъзалары мәсьәләләрен системалы рәвештә хәл итәргә кирәк. Ассоциация бу эшкә актив кушылыр дип ышанам. Без үз ягыбыздан барлык кирәкле ярдәмне күрсәтәчәкбез", - дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов.

Владимир Майстренко ассызыклаганча, Ассоциация бурычларына МХО ветераннары белән һәрьяклап эшләү керәчәк. Беренче чиратта, бу социальләшү һәм алга таба эшкә урнашуда ярдәм итү, медицина тернәкләндерүе, шулай ук сугышчыларның гаиләләренә ярдәм итү. "Бу иң төп мәсьәләләр. Без аларны Татарстан Хөкүмәте ярдәмендә уртак тырышлык белән хәл итәчәкбез», - диде ул.

"Без, һичшиксез, ярдәм күрсәтәчәкбез. Бу безнең бурычыбыз. Һәр ветеранны, һәр гаиләне кайгырту һәм игътибар белән тәэмин итү мөһим. Системалы эшне җайга салырга кирәк", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Әңгәмә барышында Биектаудан МХО ветераны музыкаль төркем оештыру турында сөйләде. Коллектив патриотик җырлар башкара, Россия солдатларының батырлыгы турында сөйли. Рөстәм Миңнеханов аларга кирәкле ярдәм күрсәтергә кушты.

Шулай ук бүген Рөстәм Миңнеханов махсус хәрби операция барышында батырларча һәлак булган кече сержант Иван Мокеевның гаилә әгъзалары белән очрашты. Махсус хәрби операцияне уздыру барышында хәрби һәм гражданлык бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен Татарстан Рәисе Указы белән Иван Мокеев «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнде (үлгәннән соң). Рөстәм Миңнеханов бүләкне Иван Мокеевның тол хатыны Иринага тапшырды.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.