Яңалыклар

12.09.2024

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында 2025 елда Россия венчур форумын (РВФ) әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитетының беренче утырышы узды. Утырыш Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов рәислегендә узды. Анда Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев, Санкт-Петербургның фәнни-техник үсеш төбәк фонды башкарма директоры Игорь Гладких, оештыру комитетының башка әгъзалары катнашты. Катнашучылар чараны уздыру концепциясе турында фикер алыштылар.

11.09.2024

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә «Сетевая компания» АҖ Директорлар советы утырышы узды.

Директорлар советы утырышында компаниянең электр челтәрләренә тоташтырылган кулланучыларны электр белән тәэмин итүнең ышанычлылыгы мәсьәләләре, җитештерү һәм финанс-икътисадый эшчәнлек нәтиҗәләре, 2024 елның 1 нче яртыеллыгында компаниянең капиталь төзелеш планын гамәлгә ашыру каралды

10.09.2024

Бүген «Казан Экспо» мәйданчыгында Kazan Digital Week – 2024 халыкара форумын ябу тантанасы узды. Чарада Россия Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Мәкъсүт Шадаев һәм Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

10.09.2024

ТР Хөкүмәте Йортында 2024 елда урман фондында урман хуҗалыгы һәм янгынга каршы чараларны һәм табигатьне саклау акцияләрен гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча брифинг узды.

09.09.2024

Kazan Digital Week халыкара форумының эшлекле программасы кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов катнашында финанс секторында яңа технологияләр турында сессия узды.

09.09.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Kazan Digital Week» форумы кырларында БГӘ эшлекле даирәләре вәкилләре белән очрашты.

09.09.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы сәүдә министры урынбасары Мәхмүт Гюрҗан һәм Төркия Республикасы Сәнәгать һәм технологияләр министры урынбасары Зәкәрия Чёшту белән очрашты. Очрашу «Kazan Digital Week» форумы кысаларында «Казан Экспо»да узды.

09.09.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Лаборатория Касперского» АҖ генераль директоры Евгений Касперский белән очрашты. Очрашу «Kazan Digital Week» форумы кысаларында «Казан Экспо»да узды.

09.09.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Мәкъсүт Шадаев белән очрашты. Очрашу «Kazan Digital Week» форумы кысаларында «Казан Экспо»да узды.

09.09.2024

Татарстан - илдә цифрлы трансформация лидерларының берсе. «Цифрлы икътисад» илкүләм программасы гамәлгә ашыру ИТ-тармак үсешенә өстәмә импульс бирде.

Бу хакта бүген Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов Kazan Digital Week – 2024 форумының «Киләчәк технологик лидерлыктан гыйбарәт" пленар утырышында белдерде.

Чара «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында уза.

Форум кунаклары арасында Россия Федерациясенең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Мәкъсүт Шадаев, башка рәсми затлар бар иде.

Битләр: << 171 172 173 174 175 176 177 178 ( 179 ) 180 >>