Яңалыклар

14.05.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең Алабуга муниципаль районына эш сәфәре барышында район басулары өстеннән очып узды һәм хуҗалыклар, авыл җирлекләре җитәкчеләре белән очрашты. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озата йөрде.

14.05.2014
Бъген Казанда Республика кан үзәген тантаналы ачу булды (Җиңү проспекты, 85). Бу чарада Россияя сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова,ТР Премьер-министры Илдар Халиков, РФ сәламәтлек саклау министры урынбасары Айрат Фәррахов, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Татьяна Ларионова,Федераль медицина-биология агентлыгы (ФМБА) директоры Владимир Уйба катнашты.
14.05.2014

Бүген "Алабуга" МИЗ территориясендә RMA Pipeline Equipment Германия компаниясенең шарлы торбаүткәргеч арматура заводы эшли башлады. Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эшли башлады. Шулай ук чарада "Махсус икътисадый зоналар" ААҖ генераль директоры Вадим Третьяков, RMA компаниясе хуҗасы Андреас Труттенбах һәм аның атасы, компаниягә нигез салучы Зигфрид Труттенбах катнашты.

13.05.2014
Бүген Татарстанның Министрлар кабинетында ТР урман хуҗалыгы министры катнашында урман янгыннарын булдырмау һәм сүндерү өчен нинди эшләр башкарылуына багышланган брифинг үтте.

Россия Федерациясендә урман янгыннары буенча хәлләр шәптән түгел. Быел 13 май белешмәләре буенча, Россия урманнарында барлыгы 6658 янгын чыгып, 729 мең гектар урман янган - бу Татарстан урманнарының яртысы кадәр дигән сүз. Узган ел Россия урманнарында 2150 янгын чыгып, 2 мең гектар урман янган. Бер ел эчендә янгын чыгу очраклары 3 тапкырдан да артып киткән.
13.05.2014

Бүген Казанда Россия Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенә байрак иңен сабына беркетеп тантаналы тапшыру узды. Казанга территориаль орган байрагын тапшыру өчен, Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәтенең директор урынбасары - статс-секретарь полиция генерал-полковнигы Олег Сафонов килде. Шулай ук чарага Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, төбәк министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре чакырылды.  

13.05.2014
Бүген Кырым Республикасы Дәүләт Советы рәисе Владимир Константинов һәм Кырымның беренче вице-премьеры Рөстәм Тимергалиев Казанга эш сәфәре белән килде. Кунаклар ТР Хөкүмәт йорты, ТР Дәүләт Советы, Казан Кремле, IT-парк, "Kazan-Arena" стадионы, Спортның су төрләре сараенда һәм башкаланың 7 нче хастаханәсендә булды. Аларны очрашуда ТР Премьер-министры Илдар Халиков озатып йөрде.
13.05.2014
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, 21 майдан 3 июньгә кадәр Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен Казан - Санкт-Петербург круизы оештырылачак.

Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Азат Габделәхәтов хәбәр итте.

Круизда Ленинградны азат итүдә катнашкан 80 ветеран һәм Казан Суворов училищесының 60 курсанты катнашачак.
13.05.2014

Православие ислам белән бер дәрәҗәдә Татарстан җәмәгатьчелегендә аерым урын алып тора. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Православие җәмәгатьчелеге форумы ачылышында хәбәр итте. Казандагы форум эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика Хөкүмәте вице-премьеры Юрий Камалтынов, Казан һәм Татарстан митрополиты Анастасий, Рус православие чиркәвенең Синодаль бүлеге рәисе Всеволод Чаплин, республика дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары вәкилләре, руханилар һәм дин әһелләре катнашты.

13.05.2014

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Һиндстан Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Пунди Сринивасан Рагхаван белән очрашты. Казан Кремлендә узган очрашуда ТР вице-премьеры – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, республиканың Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агеев, вузлар ректорлары, Татарстан предприятиеләре вәкилләре катнашты.

12.05.2014
Бүген Казанда “Закон территориясе” республика конкурсына нәтиҗә ясау тантанасы узды. Тантанада Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

Битләр: << 1611 1612 1613 1614 ( 1615 ) 1616 1617 1618 1619 1620 >>