Римма Ратникова ТРда халык социаль проектлары конкурсы турында: “Һәр районның мөмкинлеге бар”
03.07.2014
Татарстанда муниципаль районнар һәм шәһәр округларының халык социаль проектлары республика конкурсының башлангыч этабы тәмамланды. Мондый конкурсны уздыру идеясе һәм инициативалы татарстанлылар ала алган грантларның суммасы турында бүген Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында узган матбугат конференциясендә чараны оештыручылар сөйләде.
ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова журналистларга хәбәр иткәнчә, мондый конкурсны уздыру идеясе республикада “Бердәм Россия” көннәрен үткәрү нәтиҗәләре буенча барлыкка килгән. Ул вакытта татарстанлылар партия вәкилләренә төрле файдалы башлангычлар һәм кызыклы проектлар белән мөрәҗәгать итте. Нәтиҗәдә, ТР Министрлар Кабинетының мондый конкурс уздыру турында карары кабул ителде һәм ТР Икътисад министрлыгына тиешле йөкләмә бирелде.
“Атамада “халык” сүзе, кешеләр үзләре бу проектларны тәкъдим иткәнгә, аларны тормышка ашыруда катнашырга әзер булганга барлыкка килде. “Социаль” – шулай ук аңлашыла дип уйлыйм, чөнки бу социаль әһәмиятле мәсьәләләр, аларны республикабыз районнары һәм шәһәрләре дәрәҗәсендә хәл итәргә кирәк”, - диде Римма Ратникова.
Конкурс 3 этапта уза. 2 нче июльгә кадәр урыннарда вәкаләтле органнар тарафыннан проектларны башлангыч сайлап алу оештырылды, нәтиҗәдә, һәр район һәм шәһәр округыннан 2шәр социаль әһәмиятле проект сайланды. Беренче этап 7-10 нчы июльдә уза. Бу көннәрдә өч районара сайлап алу мәйданчыкларында - Казанда, Алабугада, Әлмәттә - районнардан һәм шәһәр округларыннан вәкилләр үз проектларын тәкъдим итә. ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов ачыклык керткәнчә, презентация проектны яклау формасында уза, конкурста катнашучылар концепцияне генә түгел, ә инициативасының икътисади нигезләрен тәкъдим итә. Нәтиҗәдә, конкурс комиссиясе финалда катнашу өчен һәр район һәм округтан 1әр һәм, резервка кертү өчен, һәр сайлап алу мәйданчыгыннан 5әр проект сайлый.
Финал этабы 15 нче июльдә була. Аның нәтиҗәсендә, 10 проект-җиңүче һәм 43 лауреат билгеле булачак. Проектны тормышка ашыруга таләп ителә торган акчаларның кимендә 40 проценты муниципаль район яки шәһәр округы акчаларыннан җәлеп ителергә тиеш, дип карала, ә 60 процентка кадәре – грант акчалары. Җиңүчеләр 1 млн. сумга кадәр грант алачак, лауреатлар – 580 мең сумга кадәр. Бүләк фондының гомуми күләме - 35 млн.сум. Римма Ратникова ачыклык керткәнчә, грант алучылар – муниципалитетлар, ә башкаручылар – муниципалитетларның башкарма комитетлары. Проектлар 1 нче октябрьгә кадәр тормышка ашырылачак.
Мондый конкурс Татарстанда 2011 нче елда уздырылды инде. Анда республиканың 45 районыннан 134 проект катнашты, бүләк фонды 30 млн.сум иде. 2011 нче елда проектлар ишегалларында уңайлыклар булдыруга, парклар һәм спорт-сәламәтләндерү үзәкләре төзелешенә, торак пунктларны су белән тәэмин итү мәсьәләләренә багышланды.
Римма Ратникова билгеләп үткәнчә, грантлар алмаган, ләкин перспектив дип билгеләнгән проектлар алга таба, башка конкурслар һәм программалар кысаларында тормышка ашыру өчен, күз уңына алыначак.
Мидхәт Шаһиәхмәтов сүзләренчә, иң яхшы проектларны сайлап алу барышында инде 1 нче октябрьгә кадәр тормышка ашыру мөмкин булган проектларга игътибар биреләчәк.